Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Якшәмбе көнне Түбән Камада Шәһәр Советы депутатын сайлау булачак

11 сентябрьдә Түбән Камада 9 нчы Шинчылар бермандатлы сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш шәһәр Советы депутатын өстәмә сайлау узачак.

Бу хакта шәһәр хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тавыш бирү Роспотребнадзор тәкъдимнәрен исәпкә алып узачак. Килгән һәркемнең контактсыз термометрия ярдәмендә тән температурасын тикшерәчәкләр, шулай ук, битлек һәм антисептик тәкъдим итәчәкләр.

Барлыгы 7, 25 һәм 35 мәктәпләрдә алты сайлау участогы ачылачак, алар 7.00-20.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Ләкин, сайлаучы нигезле сәбәп аркасында сайлау участогына килә алмаса, ул өйдә тавыш бирә ала. Моның өчен участок сайлау комиссиясе әгъзалары йортлар буенча җаваплылар белән элемтәгә кереп алдан гаризалар җыячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев