Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Иң яхшылар арасында

Мордовия башкаласы Саранскида Идел буе федераль округы беренчелегенә «Яшь профессионаллар» дип исемләнгән эшче һөнәрләре чемпионаты үткәрелде. Анда безнең Түбән Камадан өч студент барды. Ярышта катнашкан 200ләп дәгъвачы арасында безнекеләр югалып калмады. Аларның икесе - нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумыннан Раксана Гусейнова белән агропромышленность колледжыннан Максим Владимиров үз номинацияләрендә икенче...

Мордовия башкаласы Саранскида Идел буе федераль округы беренчелегенә «Яшь профессионаллар» дип исемләнгән эшче һөнәрләре чемпионаты үткәрелде. Анда безнең Түбән Камадан өч студент барды.
Ярышта катнашкан 200ләп дәгъвачы арасында безнекеләр югалып калмады. Аларның икесе - нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумыннан Раксана Гусейнова белән агропромышленность колледжыннан Максим Владимиров үз номинацияләрендә икенче призлы урыннарны алдылар. Шәһәр-дәшләребезнең өченчесе -
агропромышленность колледжыннан Александр Степанов призлы урынга ук чыга алмаса да, үзенең һөнәри осталыгын күрсәтә алды.
«Көмеш» призерлар Раксана һәм Максим чемпионатның Россия беренчелеге финалына чакыру алырлармы, анысы әлегә билгесез икән. Ә менә шәһәребезнең ике егете - агропромышленность колледжыннан Рөстәм Гыймранов һәм индустриаль техникумнан Айзат Зиннәтуллин май ае ахырында Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә узачак йомгаклау этабында катнашу хокукына инде ия. Моңа алар апрель башында Казанда үткәрелгән ачык республика чемпионатында җиңүләре нәтиҗәсендә лаек булганнар иде.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев