Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Иң яхшылар арасында

Республика күләмендә ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсына йомгак ясау тантанасы бу юлы, беренче мәртәбә, Казанда түгел, ә Түбән Камада уздырылды. Конкурста Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан барлыгы 155 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе катнашкан. Аларның бишесе - безнекеләр: шәһәребездәге 87нче, 12нче, 9нчы, 11нче балалар бакчалары һәм Каенлы авылындагы...

Республика күләмендә ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсына йомгак ясау тантанасы бу юлы, беренче мәртәбә, Казанда түгел, ә Түбән Камада уздырылды.
Конкурста Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан барлыгы 155 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе катнашкан. Аларның бишесе - безнекеләр: шәһәребездәге 87нче, 12нче, 9нчы, 11нче балалар бакчалары һәм Каенлы авылындагы бакча. Бу конкурста сабыйларга ике дәүләт телен, ягъни, татар һәм рус телләрен өйрәтү дәрәҗәсе тикшерелгән.
Конкурс комиссиясе игълан иткән нәти-җәләрдән күренгәнчә, Түбән Каманың 87нче балалар бакчасы (мөдире -
Айгөл Сафина) ике теллелек мәсьәләсендә республикада иң яхшы эшләүчеләрдән берсе дип табылган. Бу рус бакчасы булса да, балалар белән атнага өч мәртәбә татар телен дә өйрәнәләр, бакчаны тәмамлап чыгу вакытына сабыйларның 164 татар сүзен белү һәм үзара татарча аралаша алу бурычы куела икән.
Кадетлар корпусының актлар залында үткәрелгән әлеге тантанада 87нче бакча мөдире Айгәл Сафинага 25 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында тагын ике түбәнкамалы бар: 12нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Энҗе Билалова Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды, ә муниципаль район башкарма комитетының мәктәпкәчә мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Светлана Андрианова республика мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесен алды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев