Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җиңү парады репетициясе булу сәбәпле өч көнгә юллар ябылачак

Түбән Камада 6, 7 һәм 8 майда Җиңү көне уңаеннан парадның генераль репетицияләре уза.

Бу хакта «НТР 24» каналының туры эфирында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айзат Мәхмүтов хәбәр иткән.

Репетицияләр вакытында 14.00 – 17.30 сәгатьләрдә Спорт урамыннан Октябрьнең 50 еллыгына урамына кадәр (җөп ягы) hәм Спорт урамы киселеше – Октябрьнең 50 еллыгына хәтле (так ягы) юл ябык булачак.

9 майда 7.30 – 13.00 сәгатьләрдә парад һәм митинг үткәрү өчен шул ук юллар ябыла.

«Үлемсез полк» акциясе вакытында 12.00 – 17.30 сәгатьләрдә Төзүчеләр проспектындагы базардан (җөп ягы) – Төзүчеләр – Химиклар проспектлары чатына, Химиклар проспекты – элеккеге «Җәлил» кинотеатрына кадәр, Октябрьнең 50 еллыгы урамы (так ягы) – Спорт hәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнары (җөп як) чатына кадәр хәрәкәт чикләнәчәк. 

21.00 – 23.00 сәгатьләрдә концерт һәм салют вакытында Спорт урамындагы юлны ябачаклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев