Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Иң осталар бездә икән

Узган атнада ТүбәнКамада яшьләрнең һөнәри осталыгын бәяләү буенча «НК-Мастер» республика бәйгесе узды. Анда катнашкан 140 конкурсант республика күләмендә шәһәр данын яклады. 22 номинациядә алып барылган күнекмә тикшерү биремнәре, чыннан да, гадиләрдән түгел иде. Биредә химик анализ лаборанты; технологик насос һәм компрессорлар машинисты; органик булмаган матдәләр җитештерү аппаратчы-операторы белгечлеге буенча белемнәр...

Узган атнада ТүбәнКамада яшьләрнең һөнәри осталыгын бәяләү буенча «НК-Мастер» республика бәйгесе узды.
Анда катнашкан 140 конкурсант республика күләмендә шәһәр данын яклады. 22 номинациядә алып барылган күнекмә тикшерү биремнәре, чыннан да, гадиләрдән түгел иде. Биредә химик анализ лаборанты; технологик насос һәм компрессорлар машинисты; органик булмаган матдәләр җитештерү аппаратчы-операторы белгечлеге буенча белемнәр дә, тимерне эретеп ябыштыру, слесарь-ремонтлаучы, хәтта аш-су остасы гамали күнекмәләре дә тикшерелде. Сүз дә юк, конкурсның максаты да, нәкъ менә эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрү иде бит.
Бәйгедә башкарылган эшләрне мәртәбле жюри - укытучылар, производствога өйрәтү мастерлары, «Түбән Кама нефтехим», «Түбән Кама шин», «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК» җәмгыятьләре вәкилләре бәяләде.
Конкурсантларныңкиеренке хезмәте үзенең уңай нәтиҗәсен бирде. Иң куанычлысы шул: төрле юнәлешләрдә үткәрелгән әлеге бәйгедә күпчелек призлы урыннарны Түбән Кама уку йортларында белем алучылар яулады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев