Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хушлашу сүзе

Казаннан күңеллләрне тетрәндерерлек хәбәр килеп иреште: Илфак Шиһапов вафат булган. Хәбәр ышанычлы чыганаклардан берничә мәртәбә кабатланса да, күңел ышанмады. Әле яшь иде, ир-атның дөнья җимертеп яши, иҗат итә торган чагы. 2000 еллар башында берникадәр вакыт безнең «Туган як»та эшләп киткән кеше ул Илфак. Коллективта гына түгел, түбәнкамалылар күңелендә дә якты...

Казаннан күңеллләрне тетрәндерерлек хәбәр килеп иреште: Илфак Шиһапов вафат булган. Хәбәр ышанычлы чыганаклардан берничә мәртәбә кабатланса да, күңел ышанмады. Әле яшь иде, ир-атның дөнья җимертеп яши, иҗат итә торган чагы.
2000 еллар башында берникадәр вакыт безнең «Туган як»та эшләп киткән кеше ул Илфак. Коллективта гына түгел, түбәнкамалылар күңелендә дә якты эз калдырган шәхес,талантлы җурналист. Ул чакта газета укучыларыбыз аның язмаларын түземсезлек белән көтеп алалар, бераз язмый торса, юксынып, телефоннан шалтырата башлыйлар иде. Хәтта Түбән Камадан китеп, шактый вакыт үтсә дә, аны еш искә алдылар.
Менә шундый кеше вафат булган. Нечкә күңелле, һәр нәрсәне күңеленә авыр ала торган шигъри җанлы иҗатчы бу дөньяның зилзиләләренә түзә алмаган, күрәсең. Ләкин «Кеше китә, җыры кала», дигәндәй, ул иҗат иткән әсәрләр, җырлар халкыбыз күңелендә озак яшәр әле. Хуш мәңгегә, бәхил бул, Илфак. Авыр туфрагың җиңел булсын!
«Туган як»
редакциясе
коллективы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев