Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Хуш, мәктәп, үз күрдең...»

Түбән Каманың барлык мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» тантанасы узды. Әле кайчан гына зур чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәп бусагасын атлаган сабыйлар инде укытучылар белән саубуллаша. Бу көн алар өчен онытылмас хатирә булып калачак. Шәһәребезнең 3нче урта мәктәбе чыгарылыш сыйныфы укучыларын Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина котлады. «Кемдер югары уку...

Түбән Каманың барлык мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» тантанасы узды. Әле кайчан гына зур чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәп бусагасын атлаган сабыйлар инде укытучылар белән саубуллаша. Бу көн алар өчен онытылмас хатирә булып калачак.
 
Шәһәребезнең 3нче урта мәктәбе чыгарылыш сыйныфы укучыларын Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина котлады. «Кемдер югары уку йортына, кемдер һөнәри уку йортына укырга керәчәк. Сезнең өчен бөтенләй башка тормыш башланачак. Ә мин сезгә үз шәһәребезгә әйләнеп кайтугызны теләп калам. Шәһәр, предприятиеләр сезне көтә. Хәерле юл!» - дип мөрәҗәгать итте ул аларга.
 
Бу көнне биредә, шулай ук, класс тормышыннан төрле скетчлар күрсәтелде, җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Мәктәп директорына, укытучыларга һәм ата-аналарга да күп кенә рәхмәт сүзләре һәм теләкләр әйтелде. Традиция буенча, барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «соңгы кыңгырау» шалтырады.
 
* * *
Тантана шулай ук Кама Аланында да узды. Тиз-дән мәктәпләрдән чыгып китәчәк балаларны Кама Аланы башлыгы Александр Павлов котлады.
1нче мәктәп директоры Фәнис Мостафин һәм 2нче мәктәп директоры Наталья Рябцова изге теләкләр җиткереп, спортта уңышларга ирешкән, иҗади конкурсларда катнашкан, мәктәп тормышында актив эш алып барган укучыларга Грамоталар һәм Дипломнар тапшырдылар. Укучыларны 1нче сыйныф балалары, укытучылар һәм ата-аналар котлады. 2нче мәктәп кызлары һәм егетләре үзләре дә бүләк - флешмоб әзерләгәннәр. Аннан традиция буенча, соңгы кыңгырау шалтырады.
Бәйрәм тәмамлану белән укучылар өчен җитди сынаулар башланды - алар бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга әзерләнә.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев