Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хәрби-Диңгез флотының элитасы

Су асты флоты диңгезчеләре - Россия Хәрби-Диңгез флотының батырлык һәм хәрби көч символы булып тора. Бу көнне хәрби су асты флотында хезмәт итүчеләрнең батырлыгына, Ватанны яратуларына, үзара бердәмлегенә соклану хисләребезне кичерәбез. Чыннан да, флотның әлеге төрендә хезмәт итүчеләр бер гаилә булып яшәргә, гадәттән тыш хәлләрдә югалып калмаска, теләсә нинди очракка...

Су асты флоты диңгезчеләре - Россия Хәрби-Диңгез флотының батырлык һәм хәрби көч символы булып тора. Бу көнне хәрби су асты флотында хезмәт итүчеләрнең батырлыгына, Ватанны яратуларына, үзара бердәмлегенә соклану хисләребезне кичерәбез.
Чыннан да, флотның әлеге төрендә хезмәт итүчеләр бер гаилә булып яшәргә, гадәттән тыш хәлләрдә югалып калмаска, теләсә нинди очракка да әзер булырга өйрәтелә. Шуңа күрә бүгенге көндә су асты диңгезчеләре сафында профессионал хәрбиләр генә хезмәт итә.
Үзе дә кайчандыр «подводник» булган, «Түбән Кама шәһәр электр транспорты» предприятиесе генераль директоры Рафаил ХӘБИБУЛЛИН шәһәребездә яшәүче барлык запастагы су асты диңгезчеләренә бәйрәм котлавы юллады.
«Хөрмәтле су асты флоты диңгезчеләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Россия Кораллы көчләренең диңгездәге статусын ныгытуда сезнең өлеш әйтеп бетергесез зур. Батырлыгыгыз, үз-үзегезне аямау һәм теләсә нинди хәрби бурычны үтәргә әзер булуыгыз - илебездә һәм чит илләрдә куркынычсыз тыныч тормышка гарант булып тора. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, Россиянең һәм Флотның данын күтәрүдәге барлык башлангычларыгызда һәм хезмәтегездә уңышлар телим», - ди ул үзенең тәбрикләвендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев