Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Химиклар көнендә

«Нефтехим-Арена» боз сараенда узган химиклар бәйрәме Татарстанда нефть химиясе һәм нефть эшкәртүнең башкаласы булган Түбән Каманың шәһәр статусы алуына 50 ел тулуга багышланган иде. Ул тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, республиканың промышленность һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, нефть химиясе...

«Нефтехим-Арена» боз сараенда узган химиклар бәйрәме Татарстанда нефть химиясе һәм нефть эшкәртүнең башкаласы булган Түбән Каманың шәһәр статусы алуына 50 ел тулуга багышланган иде.
Ул тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, республиканың промышленность һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, нефть химиясе предприятиеләре җитәкчеләре, эшчеләре, ветераннары һ.б. катнашты.
Түбән Кама тарихына, бүгенгесенә һәм үсеш перспективаларына багышланган җырлы-биюле прологтан соң, сәхнәгә муниципаль район башыгы Айдар Метшин чыгып, химикларны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады. Үз чыгышында ул, заманында зур химиянең шәһәр үсешендә әһәмияте бәяләп бетергесез булганын - Түбән Каманың кечкенә поселоктан илебезнең куәтле промышленность үзәгенә әйләнгәнен, ә инде бүгенге көндә нефть химиясе һәм нефть эшкәртү башкаласы булып әверелгәнен телгә алды.
Промышленность һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Түбән Камада олефин комплексының киңәй-гәннән-киңәя баруы, шин продукциясе ассортименты артуы, «ТАНЕКО» һәм «ТАИФ-НК»та нефтьне җентекләп эшкәртүгә зур әһәмият бирелүе хакында сөйләде.
Бүләкләүләр белән үрелеп барган тантана азагында Президент Рөстәм Миңнеханов бәй-рәмне оештыручыларга рәхмәтен әйтте. Үз гомерен химия белән бәйләгән кешенең тормышында бар да яхшы булачагы хакында да сөйләде һәм шуңа мисал итеп, Татарстанның 2030 елга кадәрге социаль-икътисад үсеш стратегиясен (анда нефть химиясе һәм нефть эшкәртү икътисад үсешенең төп юнәлеше итеп билгеләнгән) китерде. Үз тармагының алдынгылары Президентның үз кулыннан хөкүмәт бүләкләрен алдылар.
Боз сараендагы тантана «Дискотека Авария» төркеме концерты белән тәмамланды. Шимбә көнне түбәнкамалыларны Нефтехимиклар паркына җыйган зур бәйрәм кичке ун якынлашканда аллы-гөлле фейерверк белән төгәлләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X