Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Химиклар көне күңелле узды

23 майда Түбән Кама Боз сараенда Химиклар көненә багышланган зур бәйрәм чарасы булды. Анда дәрәҗәле кунаклардан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, промышленность һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Химия-технология һәм урман промышленносте комплексы департаменты директоры Александр Орлов, Татарстан Проф-союзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм...

23 майда Түбән Кама Боз сараенда Химиклар көненә багышланган зур бәйрәм чарасы булды.
 
Анда дәрәҗәле кунаклардан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, промышленность һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Химия-технология һәм урман промышленносте комплексы департаменты директоры Александр Орлов, Татарстан Проф-союзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм ТРның башка министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан вәкилләр катнашты.
Алексей Песошин нефть химиясе промышленносте предприятиеләре хезмәткәрләрен Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм әлеге тармакта аеруча тырыш хезмәт күрсәткәннәргә хөкүмәт бүләкләре тапшырды.
Матур эчтәлекле сәхнәләштерелгән күренештән соң Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов чыгыш ясадылар.
Айдар Метшин, быел 50 еллык юбилеен билгеләп уза торган «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятенең Татарстан икътисадында, шул ук вакытта Түбән Кама шәһәре үсешендә зур роль уйнавын билгеләп узды. «Шуңа күрә бу бәйрәм шәһәребез өчен аеруча кадерле», - диде ул.
Чыннан да, шәһәре-бездә «химия»нең башлангычы инде күптән тарихка күчте. Ләкин ул Түбән Кама елъязмасына гаять дә-рәҗәдә матур сәхифә булып кереп калды. Әнә шул хакта күрсәтелгән, зур булмаса да кызык эчтәлекле видеосюжет һәркемнең игътибарын җәлеп итте.
Бәйрәмне алга таба Татарстан химия предприятиеләрендә эшлүче гаилә династияләрен хөрмәтләү белән дәвам иттеләр. Алар арасында «Түбән Кама Нефтехим»да гомуми эш стажлары 554 ел тәшкил итүче Хаҗиморатовлар гаиләсе, «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясендә эш стажлары 600 елдан артып киткән Гобәйдуллиннар гаилә династияләре бар. Аларга бүләкләрне Химия-технология һәм урман промышленносте комплексы департаменты директоры Александр Орлов тапшырды. Шулай ук, химия промышленносте үсешенә зур өлеш керткән галимнәр, уйлап табучылар, рационализаторлар да бүләксез калмады. Бәйрәмнең аерым бер өлеше яшьләргә багышланды. Татарстан Республикасының Мәгариф министры Энгель Фәттахов бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында, WorldSkills Russi бәйгесендә җиңүчеләрне котлады. «Тармакның киләчәге» номинациясендә 35нче лицей укучысы Андрей Кобелев бүләкләнде. «Полимер продукцияләрне эшкәртү сферасы лидеры» номинациясендә «Кама Аланы»
индустриаль паркы җиңүче дип табылды.
Бәйрәм төрле төстәге утлар белән яктыртылган искиткеч матур бию композициясе һәм фейерверк белән тәмамланды.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев