Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хатын-кызларны зурладылар

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Халык иҗаты йортында Түбән Кама гүзәл затларына бүләкләр тапшырылды. «Яшәгән, ди, хатын-кыз» концертын, әлбәттә, ир-егетләр алып барды. «Хөрмәтле хатын-кызлар! Сез бу дөньяны матурлык, кунакчыллык, юмартлык, гармония белән тулыландырасыз. Без, ир-егетләр, сезнең яныгызда көчлерәк, күркәмрәк булырга тырышабыз. Нәфис һәм назлы булу белән бергә, сез безнең өчен терәк...

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Халык иҗаты йортында Түбән Кама гүзәл затларына бүләкләр тапшырылды. «Яшәгән, ди, хатын-кыз» концертын, әлбәттә, ир-егетләр алып барды.
«Хөрмәтле хатын-кызлар! Сез бу дөньяны матурлык, кунакчыллык, юмартлык, гармония белән тулыландырасыз. Без, ир-егетләр, сезнең яныгызда көчлерәк, күркәмрәк булырга тырышабыз. Нәфис һәм назлы булу белән бергә, сез безнең өчен терәк тә әле. Профессиональ һәм җәмәгать эшчәнлегендә дә сез югары нәтиҗәләргә ирешәсез», - диде котлау сүзендә Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин.
Бу көнне гүзәл затларга чәчәкләр кенә түгел, дәрәҗәле бүләкләр дә тапшырылды. НТР медиахолдингы баш бухгалтеры Зоя Шәмсетдинова (фотода) ТР Президентының «Данлы хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Җирле матбугат үсешенә керткән өлеше өчен, шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте җитәкчесе Марина Камелинага ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды. Җәмәгать эшлеклесе Тамара Баһаветдинова Мактаулы гражданин тасмасы белән бүләкләнде. Кармалы авылында яшәүче Анна Шибченко «Ана даны» медаленә ия булды. Барлыгы 15 хатын-кыз бүләкләнде.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев