Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Халыкны кабул итәләр

Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе 9 февральдә халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра. 9 февральдә 10.00-12.00 сәгаттә - юрист; 15.00-17.00 сәгатьтә -тикшерү комитеты бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Денис Евдокимов; 16.00-17.00 сәгатьтә - Түбән Кама муниципаль районы башлыгының мохит иминлеге мәсьәләләре буенча киңәшчесе, «Роспотребнадзор» бүлеге...

Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе 9 февральдә халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра.
9 февральдә 10.00-12.00 сәгаттә - юрист; 15.00-17.00 сәгатьтә -тикшерү комитеты бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Денис Евдокимов; 16.00-17.00 сәгатьтә - Түбән Кама муниципаль районы башлыгының мохит иминлеге мәсьәләләре буенча киңәшчесе, «Роспотребнадзор» бүлеге начальнигы, Түбән Каманың төп дәүләт санитария табибы Рөстәм Изиятуллин; 16.00-17.00 сәгатьтә район үзәк аптекасы мөдире кабул итә.
Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче бүлмә. Алдан 36-05-62 номеры белән телефоннан шалтыратып язылып куярга онытмагыз.
Шул ук 9 февральдә, көн үзәгендә, Яр Чаллы шәһәрендәге Сөембикә урамында (69 (47/12) Татарстан тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесе урынбасары юстиция полковнигы Айрат Әхмәтшин янына барырга була. Аның өчен, 8(85552) 47-06-09, 8(8432) 21-74-14 номерлары белән алдан ук телефоннан шалтыратырга һәм барганда үзегез белән паспортыгызны алырга онытмагыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев