Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Халык сине онытмас

Шәһәребез үсешенә зур өлеш керткән Азат абый Зыятдиновның вафат булуын ишетү бик авыр булды. Азат абый шәһәр халкының киләчәге өчен көеп-янып яшәде. Химкомбинатта эшләүче танышларым аның турында: «Андый җитәкче сирәк була ул», - дип сөйлиләр иде. Узган елларда безнең шәһәрдә «Җидегән чишмә» кичәләре шаугөр килеп узды. Чөнки без анда кулына...

Шәһәребез үсешенә зур өлеш керткән Азат абый Зыятдиновның вафат булуын ишетү бик авыр булды. Азат абый шәһәр халкының киләчәге өчен көеп-янып яшәде. Химкомбинатта эшләүче танышларым аның турында: «Андый җитәкче сирәк була ул», - дип сөйлиләр иде.
Узган елларда безнең шәһәрдә «Җидегән чишмә» кичәләре шаугөр килеп узды. Чөнки без анда кулына микрофон тотып кәҗә шикелле сикереп йөрүче ярымшәрә «йолдыз кыйпылчыклары» белән түгел, ә чыгышларын тыңлап туймаслык, халык яраткан бөек шәхесләр белән очраштык. Азат абый шул онытылмас кичәләрне оештыручыларның берсе булды. Үзе дә татар һәм рус телләрендә үткен чыгышлар ясый, Тукай, Җәлил, Такташ, Сибгат Хәким шигырьләрен яттан сөйли иде. Төрле конкурсларда катнашкан үзешчәннәрнең чыгышларын бәяләп, аларның күңелләрен күтәрә белә иде.
Шәһәребезнең нәкъ үзәгендә мәчет төзүдә дә башлап җибәрүчеләрнең берсе Азат абый булды. Экскаватор җирне казый башлаган беренче көннәрне хәтерлим.Башына түбәтәй кигән, шат күңелле Азат абыйның халык арасында атлап түгел, йөгереп йөргәне бүген дә күз алдымда.
Казанга күчеп киткәч тә Азат абый шәһәребездәге үзгәрешләр белән кызыксынды, «Туган як» газетасына мәкаләләр язып торды.
Синең кебек ир-егетләрне халык онытмас, Азат абый! Урының оҗмахта булсын.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев