Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Халык иҗаты йортында капиталь ремонттан соң бию залы ачылган

Халык иҗаты йортында капиталь ремонттан соң бию залы ачыла. Төзекләндерү эшләре заманча технологияләр буенча бара. Мисал өчен, идәнгә җәйгән линолеум махсус Мәскәүдән кайтартыла. Әлеге үзгәрешне ансамбль җитәкчеләре дә, балалар да көтеп ала. "Яшьлек" халык җыр һәм бию ансамбле быел яңа сезонны яңартылган бию залында ачып җибәрә. Җитәкчесе Ирек Наскаев, башка...

Халык иҗаты йортында капиталь ремонттан соң бию залы ачыла. Төзекләндерү эшләре заманча технологияләр буенча бара. Мисал өчен, идәнгә җәйгән линолеум махсус Мәскәүдән кайтартыла. Әлеге үзгәрешне ансамбль җитәкчеләре дә, балалар да көтеп ала.

"Яшьлек" халык җыр һәм бию ансамбле быел яңа сезонны яңартылган бию залында ачып җибәрә. Җитәкчесе Ирек Наскаев, башка хореографлар кебек, аның сыйфатына югары бәя бирә.

Үзгәрешләргә балалар да шат. Мондый идәннәрдә таю да, егылу да янамый. Иске зал бары хәтердә генә калачак.

Биредә шөгыльләнүче дүрт бию коллективына мондый бүләкне "Нефтехим" предприятиесе ясаган. Пластик тәрәзәләрне куеп, диварны һәм түшәмне яңартканнар, агач идән урынына махсус линолеум җәйгәннәр. Иске бию классыннан агач станок кына калган. Аның сыйфаты әйбәт, шуңа күрә биючеләргә ул әле озак еллар дәвамында хезмәт итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев