Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Халык биюе белән таң калдырганнар

Түбән Каманың 13нче гимназия-интернатында белем алучы кызлар «Танцевальная волна» халыкара бәйгедә җиңү яулаган. «Сәхнәләштерелгән халык биюе» номинациясендә «Мизгел» бию коллективына тиңнәр булмаган. Җитәкчесе Рәзилә Вахитова кызларны ансамбльгә 2014 елда җыйган. Коллективның тагын бер хореографы - Рәзилә ханымның элекке укучысы, хәзерге вакытта химия-технология институты студенты Ләйсән Мәкъсумова. «Мизгел» төрле шәһәр һәм...

Түбән Каманың 13нче гимназия-интернатында белем алучы кызлар «Танцевальная волна» халыкара бәйгедә җиңү яулаган. «Сәхнәләштерелгән халык биюе» номинациясендә «Мизгел» бию коллективына тиңнәр булмаган.
 
Җитәкчесе Рәзилә Вахитова кызларны ансамбльгә 2014 елда җыйган. Коллективның тагын бер хореографы - Рәзилә ханымның элекке укучысы, хәзерге вакытта химия-технология институты студенты Ләйсән Мәкъсумова. «Мизгел» төрле шәһәр һәм республикакүләм узган чараларда катнашып, еш кына призлы урыннар яулый. Быел исә үзен халыкара фестивальдә сынап караган. Чара Сочи, Череповец, Брянск, Пятигорск, Самара, Курск, Ставрополь, Казахстан һәм башка шәһәрләр һәм өлкәләр яшьләрен (барлыгы 24 коллектив) җыйган. Чыгышларны исә Мария Тимофеева, Дарья Багаева, Андрей Лоцманов кебек танылган бию-челәр бәяләгән.
Фестивальнең беренче турында коллективлар әзерләгән биюләрен күрсәткән. «Мизгел»нең «Су буе» биюе тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын сокландырган. Икенче тур авыр да, кызыклы да булган. Аерым бил-геләнгән хореограф, кызлар белән берничә сәгать эшләп, башка стильдә номер әзерләгән. Бию-челәребез сынатмаган! Нәтиҗәдә, «Мизгел» бию коллективы «Танцевальная волна» халыкара хореография фестивалендә «Сәхнәләштерелгән халык биюе» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә ия булган. Кызлар Дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләнгән. Аларны әзерләгән Рәзилә Вахитовага һәм Ләйсән Мәкъсумовага, 13нче гимназия-интернат директоры Рөстәм Шакировка, фестивальгә баруда зур ярдәм күрсәткән «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе директоры Әнвәр Вахитовка да Рәхмәт хаты тапшырылган.
 
Диңгездә су коену, поездда сәяхәт балалар күңелендә онытылмаслык хәтирә булып калачак. Алар экскурсиядә күргән Ахун тавы, Агурск куышы һ.б. турында озак сөйләрләр. «Бу тарихи сәяхәттән бигрәк тә кайсы мизгел хәтереңдә калды?» - дигән соравыма Рәзилә: «Безне сәхнәдә котлаган вакытта балаларның шатлыктан елый-елый мине урап алулары. Аларның яшьле күзләрен күреп, үзем дә түзә алмадым,» - дип җавап бирде.
 
Шулкадәр озын юлга 10нан артык баланы алып барып, исән-сау алып кайту - бик җаваплы эш, моның өчен олы йөрәкле булу кирәктер. Бу яктан, Рәзилә башкаларга үрнәк була ала. Ире Габитка - яхшы тормыш иптәше, нефть-химия көллиятендә укучы кызы Алсуга, 24нче лицей-интернатта укучы улы Алмазга - яраткан әни ул.
2018 елның гыйнварында «Мизгел» бию коллективы Мәскәүдә узачак гала-концертка чакырылган. Шәһәребез данын гына түгел, Татарстанныкын да яклаган бу балаларга ул чарада да катнашырга насыйп булсын иде.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев