Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Гүзәлнең тантанасы

Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Гүзәл Шәмәрданова республикакүләм "Тантана" театраль премиясенең төп номинацияләреннән берсе булган "Елның иң яхшы хатын-кыз роле"ндә җиңү яулаган. Бу, театр көнендә, ягъни 27 мартта "Тантана" премиясен тапшыруга багышлап, Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында уздырылган бәйрәмдә билгеле булган. Гүзәлгә лауреат исемен Түбән...

Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Гүзәл Шәмәрданова республикакүләм "Тантана" театраль премиясенең төп номинацияләреннән берсе булган "Елның иң яхшы хатын-кыз роле"ндә җиңү яулаган.
Бу, театр көнендә, ягъни 27 мартта "Тантана" премиясен тапшыруга багышлап, Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында уздырылган бәйрәмдә билгеле булган. Гүзәлгә лауреат исемен Түбән Кама татар дәүләт драма театрының бу сезондагы премиясе булган "Анам кыры" драмасында (Чыңгыз Айтматов әсәре буенча) үзе сәнгать югарылыгында башкарган Тулганай образы китергән. Унсигез театр артистлары арасында Фазыл кызы Гүзәлнең шундый дәрәҗәле бүләккә ия булуы -шәһәребездәге татар театры, татар җәмәгатьчлеге белән беррәттән, быел 50 еллыгын каршы алырга әзерләнә торган Түбән Кама өчен дә зур вакыйга! Әлбәттә, татарның уңышын күрә белүчеләр булса....
Сүз уңаеннан, бу Гүзәлнең беренче җиңүе генә түгел. Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан алты ел рәттән уздырылган "Тантана" премиясе Гүзәл Шәмәрдановага, "Гөнаһлы мәхәббәт өрәге"ндәге Мария роле өчен, 2012 елда да нәкъ шушы номинациядә зур җиңү китергән иде инде. Болардан тыш, 2013 елда Гүзәл Татарстан хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә теләктәшлек йөзеннән бирелә торган Грантына да лаек булды.
Рөстәм Галиев җитәкчелегендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының иң сәләтле яшь артистларыннан булган Гүзәл белән Юрий Павлов - театр сәхнәсе аша үз тамашачылары күңеленә матурлык, кешелеклелек, игелеклелек хисләре салучы осталар. уллары Билал белән Бәхтиярны да үзләре шикелле милли сәнгатькә, туган телебезгә гашыйк итеп үстерергә омтылучы әти белән әни. Аларга гомер буе театр сәхнәсендә парлап балкырга язсын.
Фирая МОРАТОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X