Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Гүзәл затларыбыз сокландыра!

Районда «Авылым хуҗабикәсе - 2017» бәйгесенең финалы узды. Хатын-кызлар таңнан Березовая Грива авылы янындагы Зәй елгасы ярында ихаталар «төзегән»нәр: өстәлләр әзерләнгән, читәндә чүлмәкләр «кибә», хәтта (уенчык булса да) «терлек»ләре дә бар. Тәкыя үрү, утын яру, мунча себеркесе бәйләү, печән чабу, карачкы ясау - гүзәл затларыбыз боларның барысын да булдыра ала....

Районда «Авылым хуҗабикәсе - 2017» бәйгесенең финалы узды. Хатын-кызлар таңнан Березовая Грива авылы янындагы Зәй елгасы ярында ихаталар «төзегән»нәр: өстәлләр әзерләнгән, читәндә чүлмәкләр «кибә», хәтта (уенчык булса да) «терлек»ләре дә бар.

Тәкыя үрү, утын яру, мунча себеркесе бәйләү, печән чабу, карачкы ясау - гүзәл затларыбыз боларның барысын да булдыра ала. Әмма жюри әгъзалары чын хуҗабикә артист та булырга тиеш, дип саный. Бәйгечеләр исә сынатмадылар: җырладылар, биеделәр, скетчлар күрсәттеләр. Чын модельләр кебек, үз куллары белән ясаган бизәнү әйберләреннән дә йөрделәр.

Бәйгенең алты еллык тарихы бар. Башка еллардан аермалы буларак, быел жюри әгъзалары бәйгедә катнашкан һәр хатын-кызның өенә кунакка барып, тормыш-көнкүреше белән танышып кайтканнар.

Бәйгечеләрнең иң актив җанатарлары - авыл җирлекләре башлыклары булгандыр. Алар хуҗабикләрне мактап кына тордылар, кирәк булса ярдәм иттеләр, үзләре дә ярышларда катнаштылар.

«Авылым хуҗабикәсе» бәйгесе мондый зур дәрәҗәдә әлегә Түбән Кама районында гына уздырыла. Бирегә башка шәһәрләрдән дә кунаклар бик теләп килә. Быел Казаннан «Сөембикә» журналының баш редактор урынбасары Рәмзия Кашапова, «Татарстан хатын-кызлары» оешмасы вәкиле Роза Баһаветдинова, «Татарстан - яңа гасыр» сәяси хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова килде. Аларга «Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы рәисе Эльвира Долотказина, бернинди кәгазьгә дә карамыйча, хуҗабикәләр турында барысын да тәфсилләп сөйләде.

Бәйгенең барлык этаплары беткәч тә, жюри әгъзаларына 15 уңган-булган гүзәл заттан җиңүчене сайлауы бик авыр булды. Беренчелекне ике хуҗабикә - Ләйсән Шиһапова (Түбән Уратма авылы) һәм Татьяна Фролова (Сухрау) яулады. Әмма бүләкләргә барлык катнашучылар да ия булды. Аларның һәркайсына иттарткыч тапшырылды. Сүз уңаеннан, бу елдан әлеге бәйге «Бердәм Россия» партиясе проекты буларак кабул ителгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X