Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Гармун сайрый сандугачтай...»

Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында гармунчылар фестиваленең галаконцерты узды.

Чара инде бишенче ел рәттән оештырылса да, быел юбилейны зурлап үткәреп булмаган. Гомумән, фестиваль дә онлайн гына күрсәтелгән. – Мәдәният идарәсенең Инстаграм битендә гармунчылар җибәргән видеоязмаларны урнаштырдык. Башта сайлап алу өлешен уздырдык. Әйтергә кирәк, фестивальдә быел шәһәр музыкантлары гына түгел, үзебезнең һәм Яңа Чишмә районы үзешчән артистлары да катнашты. Нәтиҗәләр буенча, мөмкинлек булу белән гала-концерт уздырып, бүләкләрне тапшырырга булдык, – диде фестивальнең оештыручысы Алсу Газизуллина. Алсу ханым белдерүенчә, бәйгене онлайн форматта уздыру башта авырлыклар тудырса да, гармунчылар җибәргән видеоларны караучылар күп булган. Быел чарада 30 лап кеше катнашкан: иң өлкәненә – 80 яшь, иң яшьләре – әле мәктәптә белем ала торган. Сәхнәгә чыккан милли киемнәрдәге ирләр, хатын-кызлар, җитди йөзле тырыш малайлар соклану уята. Араларында инде күптән халык күңелен яулаган танылган профессиональ артистлар да, үзешчәннәр дә бар иде. Каенлы авылыннан әтисе белән килгән Исламия Миниязова баянда сигез яшеннән уйный икән. – Кызым баян телләренә «баскалый башлагач», уйнарга өйрәтүемне сорады, кызыксынды. Күрсәткәч, үзе дә мавыгып китте, көн саен 2-3 сәгать шөгыльләнә башлады. Сухрау авыл җирлегендә музыка мәктәбеннән балалар концерт күрсәттеләр, анда кызым да катнашты. Концерттан соң директорлары килеп, Исламиягә музыка мәктәбенә укырга керергә киңәш итте, – дип, кызы турында горурланып сөйли Илфак Миниязов. Кыз музыка мәктәбенә атнага бер генә мәртәбә йөрсә дә, инде ноталарны үзләштергән, баянда гына түгел, флейтада, курайда, фортепьянода уйный. Мәктәпне тәмамлагач та, гомерен музыка белән бәйләргә хыяллана. Илгизәр Гыйльманов тамашачыларны урындыкта уйнавы белән шаккатырган. Әмма ул тальянда да оста уйный. Үзе әйтүенчә, беренче тальянны алты яшь тулган улына әнисе көтүчедән 10 сумга сатып алып биргән. Баланың беренче көнне үк «Сарман», «Рамай», «Шахта» көйләрен үзлегеннән өйрәнеп уйнавы, ана кешене гаҗәпләндергән. – Хромкада, баянда, курайда уйныйм. Кызганыч, тормышымны музыка белән бәйләмәдем. Үкендерә, – ди Илгизәр абый. Гармунчылар чыгышлары җырлар белән үрелеп барды. Тамашачылар саны да тора-бара артты. «Инстаграмда рекламаны күрдек тә, гаилә белән бирегә махсус килдек», «Бик матур уйныйлар. Яшьлегем искә төшә, күңелемә рәхәт», «Узып барышлый көйләрне ишетеп килдем дә, китә алмый торам», диләр алар. Араларында күңелләре җилкенеп, биючеләре дә булды.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев