Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Гади кагыйдәләрне үтәсәк...

Үзебезнең һәм балаларның сәламәтлеген, йорт-җир иминлеген кайгыртып, гади генә кагыйдәләрне үтәсәгез,  соңыннан борчылып йөрергә туры килмәс.

Әйтик, гаилә белән кая да булса ял итәргә, кунакка киттегез ди. Квартир күршегез яхшы булса, аңа күз колак булып торырга ышандырып калдыра аласыз. Квартирыгызны еш калдырып китәргә туры килә икән, ышанычлы йозак куярга онытмагыз. Соңгы елларда популяр булган евро-тәрәзәләр дә каракларны җәлеп итә. Квартирыгызда кыйммәтле әйберләрне саклауның иң ышанычлы ысулы – сак пультына тоташу.

 

Үзегезнең сәламәтлекне кайгыртып, кешесез, аулак урыннарда, аеруча караңгыда йөрергә тырышмагыз. Таныш булмаган кешеләр сезнең белән сүз куертырга, бәхәсләшергә тырышса, аларга игътибар итмәгез. Әгәр берәрсе бәйләнә икән, мөмкин кадәр күбрәк тавыш куптарыгыз.

 

Һәм балаларыгыз белән дә иминлек турында даими әңгәмәләр үткәрегез. Аларга таныш булмаган кешегә, хәтта ул формадан булса да, ишек ачмаска, алар чакыруына иярмәскә, чит машиналарга утырмаска, караңгы, аулак урыннарда йөрү куркыныч икәне хакында кисәтеп торыгыз. Таныш түгел кешеләр белән мөмкин кадәр сирәк аралашсыннар, исеме белән эндәшсәләр дә, таныш булмаган кешедән әйберләр алмасыннар. Өйдән чыгып киткәндә кая барганнарын әйтеп йөрергә гадәтләнсеннәр.  Әти-әниләрнең бурычы: балаларының ни белән кызыксынганын белү, интернеттта кемнәр белән аралаша, нинди кинолар карый, дуслары кем?.. Баланы урамга чыгарып җибәргәндә, аңа гап-гади юл йөрү кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында искә төшерегез. Үзегез дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә гадәтләнегез.

 

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: әгәр сез берәр җинаять шаһиты булсагыз, яки берәрсенең гамәлләрнең законлылыгына шик туса, якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез, яки 02, 102, 291-20-02 телефоннары аша хәбәр итергә онытмагыз! 

 

Фото: pixabay.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев