Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Фатирың җылы булсын дисәң

Түбән Камада фатирларга җылылык бирү башланды. «Факт буенча» түләү системасына күчкәннән соң - бу икенче сезон. Бу кышта шәһәрдә яшәү-челәрнең фатирларында температура даими рәвештә + 20 градус булачак. Тиешле нормативлар белән (СанПиН 2.1.2.2645-10) шулай билгеләнгән. Моннан тыш, кешеләрнең акчасын экономияләү дә күздә тотыла. Узган кыш фатирларның +24 градуска кадәр җылытылуын...

Түбән Камада фатирларга җылылык бирү башланды. «Факт буенча» түләү системасына күчкәннән соң - бу икенче сезон.
Бу кышта шәһәрдә яшәү-челәрнең фатирларында температура даими рәвештә + 20 градус булачак. Тиешле нормативлар белән (СанПиН 2.1.2.2645-10) шулай билгеләнгән. Моннан тыш, кешеләрнең акчасын экономияләү дә күздә тотыла. Узган кыш фатирларның +24 градуска кадәр җылытылуын исегезгә төшерегез. Әгәр чыннан да, +20не салкын дип уйлыйсыз икән, җылылык батареяләрен кайнаррак итәргә дә була. Фатирларына күбрәк җылылык бирдерүгә күршеләрегез дә риза икән, моңа түбәндәге юллар белән ирешергә мөмкин.
1. Башта инициатива төркеме йортыгыз фатирларында һава температурасын арттыруны сорап идарәче ком-паниягә мөрәҗәгать юллый.
2. Идарәче компания, гамәлдәге закон кысаларында, фатирларда температураны үзгәртү турында карар кабул итү өчен, шунда яшәүчеләрне гомуми җыелышка чакыра.
3.Әлеге җыелышта, фатирларда температураны арттырган очракта җылылык өчен түләү дә артачагы турында кешеләргә яхшылап аңлаталар. Икенче төрле әйткәндә, батареяләр никадәр кайнаррак булса, түләү счетларындагы саннар да шулкадәр зуррак булачак. Соңгы нәтиҗә тыштагы һава температурасына һәм йортның техник характеристикасына бәйле рәвештә, һәр йорт өчен аерым исәплә-неләчәк. Фатирда температураны бер градуска күтәрү, урамда нинди һава торышы булуга карап, җылылык өчен түләүне уртача 2-7 процентка арттыру каралган.
4.Фатир хуҗалары, үзләренә бирелгән әлеге мәгълүматны исәпкә алып, тавышка кую юлы белән, фатирларда температураны үзгәртү турында карар кабул итә.
5.Идарәче компания, фатир хуҗаларының теләген үтәп, кабул иткән карар нигезендә, җылыту системасында тиешле температураны көйләп куя.
Шунысын да искәртик, карарны үзгәртергә, ягъни фатирлардагы температураны +20 градуска кадәр киметергә дә мөмкин. Бу очракта да аны гамәлгә ашыру югарыда күрсәтелгән тәртиптә башкарыла.
 
КОРБАКОВА ЕВГЕНИЯ.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X