Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Факел ремонтка төшерелде

«ТАНЕКО» Комплексында инженерлык ягыннан катлаулы эш башкарылды - 25 апрельдә, планлы капиталь ремонт кысаларында, нефть эш-кәртү заводындагы факел установкаларының дүртесеннән бер стволы җиргә төшерелде. 2010 елда «Татнефть», Россиядә беренчеләрдән булып, хәзерге вакытта «ТАНЕКО» Комплексында уникаль факел системасы төзегән иде. Түбән басымлы, югары басымлы, әче газлар һәм гомуми резерв факеллары бер...

«ТАНЕКО» Комплексында инженерлык ягыннан катлаулы эш башкарылды - 25 апрельдә, планлы капиталь ремонт кысаларында, нефть эш-кәртү заводындагы факел установкаларының дүртесеннән бер стволы җиргә төшерелде.
2010 елда «Татнефть», Россиядә беренчеләрдән булып, хәзерге вакытта «ТАНЕКО» Комплексында уникаль факел системасы төзегән иде. Түбән басымлы, югары басымлы, әче газлар һәм гомуми резерв факеллары бер нигез плитәсенә урнаштырылып, 120 метр биеклектәге бер башняга беркетелгән. Факел стволлары катлаулы чыгырларның стационар системасы ярдәмендә күтәрелгән һәм бу Россия төзелеш компанияләре өчен яхшы тәҗрибә булып торган.
Җиде ел узганнан соң, «Татнефть» кабат шундый ук катлаулы эшкә алынды. Чөнки стволларны капремонтка төшерү, зур үлчәмле бу җиһазны күтәрүгә караганда җиңел түгел. Ювелирлар төгәллеге белән, җитди исәпләүләр таләп итә торган бу эш тендер буенча сайланган «Салюс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә йөкләнә.
«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте баш инженеры урынбасары Халит Гайнуллин сүзләренчә, 2017 елда түбән басымлы, югары басымлы һәм әче газлар системаларын ремонтлау планлаштырыла. Гомуми резерв факелы, аз йөкләнештә эшләгәнлектән, яхшы хәлдә сакланган һәм аңа ремонт кирәк түгел.
92 тонналы түбән басымлы факелның 140 метрлы стволын төшерү ике тарткычлы чыгыр ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Уңайлы һава шартлары булмау аркасында, берничә көнгә кичектерелгән әлеге операция, планда каралганча, ике сәгать ярым вакытны алды.
Агымдагы ремонт барышында яндыргыч челтәрне, термодатчикларны тикшерү, кирәк булган очракта ремонтлау планлаштырыла. Шунысын да әйтү урынлы: факел системасына яна торган газлар бик аз күләмдә чыгарылганлыктан стволның үзен ремонтларга да, чистартырга да кирәк түгел. Шулай булса да, технологик цехларны эшләтеп җибәргәндә яисә туктатканда углеводородлы газларны кабул итү һәм үтильләштерү өчен факел җиһазлары һәрчак тәртиптә булырга тиеш.
Факел системасы «ТАНЕКО» Комплексында табигатьне саклаудагы төп объект булып тора.
Шуңа күрә, ремонт эшләре установканың үзенә һәм, гомумән, предприятиенең экологик күрсәткечләренә дә уңай йогынты ясарга тиеш.
Промышленность зонасындагы күпсанлы факелларны тәрәзәләре аша күреп торучы түбәнкамалыларга сер түгел: зарарлы газларны тышка күпләп чыгаручы факелларның ялкыны да зур була, сөреме дә күп чыга. «ТАНЕКО» факелларында аларның берсе дә күзгә ташланмый. Ә инде заманча ремонт тагын берничә елга мондый проблеманы булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.
«ТАНЕКО»дагы әлеге капиталь ремонтка керешкәндә, «Татнефть» компаниясе производствоны гына түгел, ә тулаем экологик күрсәт-кечләрне яхшыртуны да максат итеп куйды. ЭЛОУ-АВТ-7, сыеклык эстакадалары, күкерт һәм база майлары җитештерү, гидрокрекинг һәм башка установкалар ремонтлаганнан соң, аларның файдалы эш коэффициентлары гына түгел, экологик күрсәткечләре дә яхшырачак. Комплексның чистарту корылмалары капиталь ремонт вакытында туктатылмый, киресенчә, алар тагын да көчлерәк режимда эшләячәк. Блок принцибы буенча проектлаштырылган һәм төзелгән бу мөһим табигать саклау объектына нефть эшкәртү заводының башка җиһазларының гадәти эш барышында да ремонт ясарга мөмкин. Монда барлык кирәкле эшләр гомуми туктатылуга кадәр башкарылган иде. Нефть эшкәртүчеләр Түбән Кама регионы экологиясенең өстәмә пычрануына юл куймый.
Елена ТОКАРЕВА.
Радик Кутушев фотосы.
Реклама тәртибендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X