Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Фаҗигаләрнең аяныч нәтиҗәләре

Берсе һәлак булган

«Нефтехим» предприятиесе заводларының берсендә чыккан янгын нәтиҗәсендә 17 кешенең зыян күрүе турында газетаның узган санында язган идек. Шушы көннәрдә аларның берсе – 55 яшьлек ирнең вафат булуы турында хәбәр иттеләр.
Янгын вакытында тәненең 98 проценты пешкән булган. Ирне Казанга клиник хастаханәгә алып киткәннәр, әмма табиблар гомерен саклап кала алмаганнар. Изопрен-мономер җитештерү заводында чыккан янгын «Нефтехим» тарихында иң зурысы дип игълан иттеләр. Зыян күрүчеләрнең кайберләре әле дә бик авыр хәлдә. Биш кеше Уфада дәвалана. Түбән Кама хастаханәсендә булганнарының хәлләре тотрыклы дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. 
Тагын бер кайгылы хәл турында билгеле булды. Узган саннарның берсендә Студентлар урамындагы 3 нче йортның дүртенче катыннан егылып төшкән бала турында да хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә ул аңына килмичә вафат булган. Исегезгә төшерәбез: ана кеше исерек килеш йоклап ятканда, малай тәрәзә төбенә менеп, москит челтәренә таянган булса кирәк. Егылу нәтиҗәсендә сабыйның баш сөяге сынган. Билгеле булганча, ана кешенең тагын бер баласы бар. Анысын хатынның Яр Чаллыда яшәүче ата-анасы тәрбияли. 

Гомеренә куркыныч янамый

Тын Аллея урамындагы 14 нче йорт янында шартлаган «Лада Ларгус» автомобиле хуҗасы реанимациядән хирургия бүлегенә күчерелгән.
65 яшьлек ирнең гомеренә куркыныч янамый. Газетаның алдагы санында язганыбызча, фаҗига узган җомга булган. Бу вакытта машина салонында ацетиленлы ике баллон булган. Шартлау нәтиҗәсендә якындагы автомобиль зыян күргән,  йорт тәрәзәләре челпәрәмә килгән. Тикшерү комитеты «Хезмәтне саклау таләпләрен бозган өчен» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев