Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Эврика» балалар бакчасы тиздән үз ишекләрен ача

Түбән Камада 320 урынга исәпләнгән «Эврика» балалар бакчасы төзелеше тәмамланды.

Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

100 нче «Эврика» балалар бакчасы 2021 елның ноябрендә төзелә башланган. Аның мәйданы – 5402,50 кв. метр. Өч катлы бина Түбән Каманың 34 нче микрорайонында урнашкан.

Бакча территориясендә балалар өчен барлык шартлар да тудырылган:  уен һәм спорт мәйданчыклары, чаналарны, коляскаларны кую өчен япма һ.б.

2022 елның 22 июленнән 4 августына кадәр анда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге йомгаклау тикшерү үткәрә. Кисәтүләр булмаса, объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк, ә аннан соң балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев