Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Эштә дә, спортта да...

Байкал арты хәрби округында хезмәт итеп кайтканнан соң, Миңнехак Габделхәй улы Хатипов менә 35 ел инде «Түбән Кама шин» акционерлык җәмгыятендә эшли. Баштарак массакүләм шиннар заводында шиннар җыючы булса, бүгенге көндә механика заводында слесарь вазифасын башкара. Җитәкчеләр дә, хезмәткәрләр дә аның турында фәкать яхшы фикердә. - Миңнехак белән кая гына...

Байкал арты хәрби округында хезмәт итеп кайтканнан соң, Миңнехак Габделхәй улы Хатипов менә 35 ел инде «Түбән Кама шин» акционерлык җәмгыятендә эшли. Баштарак массакүләм шиннар заводында шиннар җыючы булса, бүгенге көндә механика заводында слесарь вазифасын башкара. Җитәкчеләр дә, хезмәткәрләр дә аның турында фәкать яхшы фикердә.
- Миңнехак белән кая гына барсаң да, югалып калмассың, - диләр.
Чөнки ул яшьтән үк тормышның әчесен-төчесен татып үсә. Сугыштан соңгы ачлык-ялангачлык... Ярый әле алар туган Мамадыш районы урманнарга бай төбәк. Яз җитсә, юа, сусыл кузгалак, балтырган кебек ашарга яраклы үләннәр баш калкыта. Соңрак аларга ачы кукы, кәҗә сакалы, шома көпшә кебекләре дә өстәлә.
Әниләре Сәрия ханым, балалар гел генә үлән ашап үсмәсен, аз гына булса да ипи тәмен дә белсен, дигән уй белән басуда өлгереп килгән арыш башакларын кача-поса гына кайчы белән кисеп, алъяпкыч кесәләренә җыйганда, аны авыл Советы рәисе тотып ала. Балаларын ятим калдырып, төрмәгә утыртмасалар да, гел җәзасыз калдырмыйлар: бакчаларындагы чәчкәдә утырган бәрәңгеләрен йолкып чыгалар.
- Ул чордагы кайбер җитәкчеләрнең явызлыгы исеңә төшсә, чәчләрең үрә торыр! - ди Сәрия ханым.
Шулай булса да, Габделхәй ага белән Сәрия ханым балаларының җидесен дә тәртипле, итагатьле итеп үстергәннәр.
Хатиповлар династиясенең өлкән улы Миңнехак белән без - күптәнге дуслар. Инде туганлашып беттек. Озак еллар намуслы хезмәте өчен ул «Түбән Кама шин» акционерлык җәмгыятенең күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Чаңгы ярышларында, шахмат турнирларында призлы урыннарны алган өчен бирелгән грамоталарын, Рәхмәт хатларын да өстәсәң, Миңнехакның спортта яулаган үрләре күпләр көнләшерлек.
- Аягымны сындырмаган булсам, әле дә көрәшер идем, - ди ул, уенын-чынын бергә кушып.
Җәмәгате Фирдания ханым белән алар ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Тупырдап йөрүче оныклары бар. Кайтып, сиксән яшьлек әти-әниләренең хәлен белергә дә вакыт табалар. Әнә шундый күпләргә үрнәк гаилә Фирдания ханым белән Миңнехак Хатиповлар.
Фәтхулла АБДУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X