Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Эшмәкәрләр дә «үзәк»ле булды

Бүгенге көндә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Аларга ярдәм йөзеннән төрле-төрле проектлар эшләнә, федераль һәм республика программалары кабул ителә. Узган атнада шәһәребездә бу юнәлештә тагын бер зур вакыйга булды - Мәктәп бульварында урнашкан күпфункцияле үзәк бинасында «Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге» ачылды. Әлеге тантанага чакырылган...

Бүгенге көндә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Аларга ярдәм йөзеннән төрле-төрле проектлар эшләнә, федераль һәм республика программалары кабул ителә. Узган атнада шәһәребездә бу юнәлештә тагын бер зур вакыйга булды - Мәктәп бульварында урнашкан күпфункцияле үзәк бинасында «Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге» ачылды. Әлеге тантанага чакырылган җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр каршында Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр Мэры Айдар Метшин һәм башка дәрәҗәле кунаклар чыгыш ясады.
 
Шәһәребездәге күпфункцияле үзәк, халыкка 150ләп төрдә хезмәт күрсәтеп, теге яки бу документны рәсмиләштерүдә күп уңайлыклар тудырды һәм тиз арада түбәнкамалыларның мактанычына әверелде. Шул ук вакытта, кече һәм урта бизнесны үстерү турында сүз барганда, республика һәм җирле хакимият алдына бизнес белән шөгыльләнүчеләр өчен аерым шундый үзәк булдыру мәсьәләсе килеп баскан иде.
 
Чыннан да, эшмәкәрләрнең инде шактый тәҗрибә туплаганнарына да, үз эшләрен яңарак башлаганнарына да, еш кына кыен мәсьәләләр алдында калырга туры килә. Андый чакларда кая мөрәҗәгать итәргә яки кирәкле документларны ничек дөрес рәсмиләштерергә икәнлеген кемнән сорарга? Мондый киртәләр эшмәкәрнең төп эшен башкарырга комачаулык тудыра, әлбәттә. Үзәк әнә шундый очракларда эшне җиңелләштерү өчен оештырылган да инде.
 
«Түбән Кама кебек эре промышленность предприятиеләре тупланган шәһәрдә кече һәм урта бизнесны үстерү, аны алдынгы чит илләр дәрәҗәсенә күтәрүне гамәлгә ашыра башлау - зур тәвәккәллек сорый торган адым», - дип ассызыклады Артем Здунов.
Әлеге үзәк ачылу, сүз дә юк, кече бизнес үсешенә зур этәргеч булачак. Бүгенге көндә эшмәкәрлекнең районыбыз икътисадында керткән өлеше зур түгел. Ләкин киләсе елга аның өлешен 3 процентка арттыру күздә тотыла.
 
«Шәһәребез үзенең химия предприятиеләре белән танылса да, хәзерге икътисади шартларда кече һәм урта эшмәкәрлекнең дә әһәмияте бик зур. Бу бездә өстәмә эш урыннары булдыру гына түгел, кулланучылар базарына товарлар һәм хезмәт күрсәтү төрләре дә өстәлү, җитештерүдә көндәшлеккә ирешү дә әле», - диде Айдар Метшин.
 
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев, үзәк эшчәнлеге белән таныштырып, аның эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча 8 төрле структураны берләштерә торган уникаль проект булуын билгеләп узды. Кайбер махсус хезмәтләрне исәпкә алмаганда, бирегә килеп ярдәм алу - бушлай. Өстәвенә, үзәк күрше регионнарда да кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсешенә ярдәм итәчәк.
 
Үзәкне ачу тантанасында шулай ук эшмәкәрлеккә ярдәм фонды генераль директоры Андрей Афонин, «АЙТИРУС» җәмгыяте генераль директоры Наталья Шәрәфетдинова чыгыш ясады. «Эшмәкәрлек фабрикасы»ның иң яхшы ике проектыннан исәпләнүче «Баклажан» һәм «Мандарин» командалары үзләренең уңышлары белән уртаклашты. Алар яшьләрне яңа проектларда катнашудан курыкмаска өндәделәр. Бу юнәлештә үз тәҗрибәләреннән чыгып ярдәм итәчәкләрен белдерделәр.
Соңыннан кунаклар «Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү» үзәген карап йөрделәр. Заманча җиһазландырылган бүлмәләрне һәм аларда эшләүчеләрне үз күзләре белән күреп бәяләделәр.
Фәрит ИМАМОВ.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев