Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Эшкә бергә тотыныйк

Түбән Камада санитар-экологик икеайлык башланды. Урамнарга беренче булып торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре чыкты. Шушы көннәрдә Тынычлык урамында 200 гә якын кеше хезмәт куйды, тизрәк эресен өчен, карны казып йомшарттылар. Хезмәткәрләр белән бергә Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин да эшләде.

Ишегалды һәм урамнарны тәртипкә китерергә шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар һ.б. ярдәм итәчәк. Һәр оешмага аерым мәйдан беркетелгән. Кирәк булса, махсус техника да булыша. Язгы «средник»ларга һәр теләгән кеше кушыла ала – көрәкләр һәм себеркеләр җитәрлек. Фотога төшеп, аны «ЭкоЯз» дигән язу белән социаль челтәрләргә урнаштыра аласыз. 
Киләсе чәршәмбе өмәләре 10-11 һәм 17-18 апрельдә планлаштырылган. Бу көннәрдә 80 предприятие һәм оешма хезмәткәрләре магистраль юлларны чүп-чардан һәм кардан чистартачак. Ай ахырында бордюрлар, агачлар, баганалар агартылачак. 
Шул ук вакытта Түбән Кама башкарма комитеты «ЭкоЯз – 2019» конкурсы игълан итте. Анда барлык түбәнкамалылар катнаша ала. Гомуми бүләк фонды 250 мең сум тәшкил итә. Жюри әгъзалары «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы предприятие», «Иң яхшы матбугат чарасы» номинацияләре буенча җиңүчеләрне билгеләячәк. 
Конкурста катнашырга теләүчеләр мәйданнарны чистарту, флэшмоб оештыру, агачлар утырту, сыерчык оясы ясау, экология дәресләре уздыру, шигырь һәм җырлар язу, макулатура җыю кебек эшләрдә катнаша ала. Шулай ук кызыклы фото ясап, яки экология темасына видео төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыра аласыз. 
Гаризалар һәм конкурска материаллар 13 майга кадәр Eko.Nk@tatar.ru электрон почтасы аша яки Мәктәп бульвары урамының 2а йортындагы хезмәтне һәм әйләнә-тирәне саклау бүлегендә кабул ителә (2 нче кат). Түбән Камада җиңү яулаганнар республикакүләм конкурста катнашачак.
Руслан Исламов фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев