Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Эшчәнлекләре белән таныштырдылар

Түбән Кама муниципаль районы Советы депутатлары һәм эшмәкәрләр җәмәгать советы әгъзалары шәһәрнең кече промышленность һәм җитештерү мәйданчыкларын карап кайтты. Түбән Кама башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина әйтүенчә, кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсешендә булган мәсьәләләрне тикшерү күптән планлаштырылган. «Бу сораулар турында эшмәкәрләр белән сөйләшәчәкбез. Аларга ярдәм итәрдәй карарлар кабул итәчәкбез», - диде...

Түбән Кама муниципаль районы Советы депутатлары һәм эшмәкәрләр җәмәгать советы әгъзалары шәһәрнең кече промышленность һәм җитештерү мәйданчыкларын карап кайтты.
Түбән Кама башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина әйтүенчә, кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсешендә булган мәсьәләләрне тикшерү күптән планлаштырылган. «Бу сораулар турында эшмәкәрләр белән сөйләшәчәкбез. Аларга ярдәм итәрдәй карарлар кабул итәчәкбез», - диде ул.
Шундый яшь компанияләрнең берсе «Метакам»ның эшли башлавына бер ел тулды. Аның эшчәнлеге белән депутатларны генераль директор урынбасары Марат Гыйниятуллин таныштырды. «Без эшне лизингка бер тимер кыру һәм бер фрезерлау станогы сатып алып башладык. Хәзер исә «Түбән Кама» промышленность паркы булдырдык. Тиздән зур цех төзергә ниятлибез», - дип үзләренең алдагы планнары белән уртаклашты ул.
Биредә тикшерү-күрсәтү җиһазлары һәм автоматика өчен кирәк-яраклар, фитинг, туктаткыч (вентиль), монтаж фланецлары һ.б. җитештерелә. Хәзерге вакытта промышленность паркында тугыз предприятие урнашкан. Алар 10 елга аренда түләвеннән азат ителгән. Тагын өч гариза - каралу стадиясендә.
«Преттль-НК» ябык акционерлык җәмгыяте белән кунакларны тимерчыбыклар җитештерү начальнигы Игорь Полячихин таныштырды. Компания үз эшен 1994 елда башлап җибәргән, ул автомобильләр һәм тимер юл промышленносте өчен кабельләр һ.б. әйберләр җитештерә.
Быел элекке кирпеч заводы базасында барлыкка килгән «Пионер» индустриаль паркында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Хәзер монда биш предприятие эшчәнлек алып бара, шуларның берсе «Камасталь» - кытай инвесторыныкы. Биредә шул эшчеләр өчен кунакханә урнашачак.
Сөт комбинаты белән депутатларны аның директоры Сергей Игнатьев таныштырды. Исегезгә төшерәбез: август аеннан предприятие продукциясе «Домашкино» сәүдә маркасы астында җитештерелә. Хәзерге вакытта штатта 96 кеше. Эльвира Долотказина әйтүенчә, комбинат продукциясе яңа упаковкада булса да, элеккечә тәмле.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X