Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Эш кешесен кайгыртып

21 гыйнварда "ТАНЕКО" ачык акционерлык җәмгыятендә 2013 елга коллектив килешү кабул итүгә багышланган конференция уздырылды. Предприятиенең профсоюз оешмасы рәисе Гөлнара Мөҗипова үзенең исәп-хисап докладында, узган ел компания администрациясе белән коллектив арасында кабул ителгән барлык килешүләрнең дә уңышлы үтәлгәнен искәртте. Эш урыннарында иминлек булдыру, эшләүчеләрнең даими һөнәри үсешен тәэмин итү, көнкүрештә...

21 гыйнварда "ТАНЕКО" ачык акционерлык җәмгыятендә 2013 елга коллектив килешү кабул итүгә багышланган конференция уздырылды.
Предприятиенең профсоюз оешмасы рәисе Гөлнара Мөҗипова үзенең исәп-хисап докладында, узган ел компания администрациясе белән коллектив арасында кабул ителгән барлык килешүләрнең дә уңышлы үтәлгәнен искәртте. Эш урыннарында иминлек булдыру, эшләүчеләрнең даими һөнәри үсешен тәэмин итү, көнкүрештә уңайлык тудыру, биредә эшләүчеләрнең үзләренең һәм гаиләләренең ялын тиешенчә оештыру буенча, "ТАНЕКО" җитәкчелеге тарафыннан зур эш башкарылган. Үз чиратында, предприятиедә эшләүчеләр үзләре дә производство җайланмаларының тотрыклы эшләвен тәэмин иттеләр, нефть һәм нефть продуктлары эшкәртү буенча айлык, шулай ук, еллык планнарны үтәделәр.
"ТАНЕКО" җәмгыяте генераль директоры Леонид Алехин конференциядә ясаган чыгышында 2012 елда предприятиенең производство күрсәткечләре, проектта каралганнан, күпкә яхшырак булганын ассызыклады. 7 миллион тоннадан артыграк "чи" нефть эшкәртелгән. Чималның эшкәртелү дәрәҗәсе 73 проценттан күбрәк булып, саф продукт чыгару 50 процентка җитте. Узган елның августында грануллы күкерт җитештерелә башлау - 1А1 этабындагы барлык производство чылбырының технологик яктан төгәлләнүе булды.
"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары, "ТАНЕКО" җәмгыятенең директорлар советы рәисе Наил Маганов та түбәнкамалы нефть эшкәртүчеләре эшчәнлегенә югары бәя бирде. Аның фикеренчә, предприятие гамәлдәге җайланмаларны эшләтү белән беррәттән, кайбер төзелеш һәм эшләтеп карау-көйләү эшләрен төгәлләүне дә уңышлы башкарды. Н.Маганов, шулай ук, нефть эшкәртү һәм нетфехимия заводлары комплексын алга таба үстерүгә кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталды. Аерым алганда, болар - чималны эшкәртү, продукция төяп озату, нефтьне тирәнтен эшкәртү заводы объектларын төзү күләмен икеләтә арттыру.
Республика икътисады өчен "Татнефть" компаниясе Проектының стратегик әһәмияткә ия булуын Татарстан Президентының ярдәмчесе Ринат Сабиров та үз чыгышында билгеләп үтте. Россиядә нефть җитештерү буенча Татарстан нәкъ менә безнең "ТАНЕКО" аркасында алтынчы урынга күтәрелде.
Бу уңышларга, һичшиксез, "Татнефть" компаниясенең, шулай ук, Татарстан җитәкчелегенең һәрьяклы ярдәме һәм, әлбәттә инде, предприятие коллективының намуслы хезмәте белән, идарә системасының тиешенчә тормышка ашырылуы нәтиҗәсендә ирешелде. Билгеле булганча, "ТАНЕКО"да эш кешесе - һәрчак игътибар үзәгендә. Моның шулай икәне коллектив белән ике арадагы күмәк килешүдә ачык чагыла.
Узган ел биредә эшләүчеләрнең квартир мәсәләләрен хәл итүгә, шулай ук, үзләренең һәм гаиләләрендәге кешеләрнең сәламәтлеген ныгытуга аеруча зур игътибар бирелде. 2012 елда, социаль ипотека буенча - 109, аз-азлап түләп бару аша бәясен каплау шарты (рассрочка) белән, 269 квартир өләшенде. Беренчел взноска киткән сумма 35 миллион сум тәшкил итте. "Шифалы" санаторий-профилакториенда 1878 эшләүче ял итте һәм сәламәтлеген ныгытты. "Татнефть"нең сәламәтләндерү лагерьларында предприятиедә эшләүчеләрнең 300гә якын баласы ял итеп кайтты. Путевкаларның гомуми кыйммәте 3,5 миллион сумга барып басты.
Коллектив килешү - нефть эшкәртүчеләрнең гаиләләренә предприятие тарафыннан никадәр зур ярдәм күрсәтелүен ачык чагылдыра. Мәсәлән, гаилә корган чагында, һәр хезмәткәргә 10 мең сум күләмендә акча бирелә, декрет ялындагы хатыннарга балалары (һәр бала өчен!) яшь ярымга кадәр - 2000, яшь ярымнан өч яшькә кадәр 5000 сум күләмендә ай саен акча бирелә. Бу закон нигезендә бирелә торган акчадан тыш! Бала туганда, армия хезмәтен тутырып кайтканда да, шулай ук, һөнәри белемне арттыру өчен укыганда һәм тормыштагы башка очракларда да предприятие финанс ярдәме күрсәтә. Гомумән, "ТАНЕКО"ның социаль сәясәте "Татнефть" компаниясенең күпьеллык тәҗрибәсенә нигезләнелә. Ә аның коллектив килешүе Россиядә иң яхшысы дип табылган.
Конференция тантаналы шартларда - 2013 елга коллектив килешүгә имза кую белән тәмамланды. Иң мөһиме, бу килешүдә моңа кадәр дә предприятиедә эш кешесе мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлтелгән казанышлар сакланган һәм тагын да арттырылган иде. Бер гнеә миасл:, 2013 елның 1 гыйнварыннан һәрбер разряд өчен тариф ставкалары 10 процентка арттырылды.
Соңыннан "Елның иң яхшы подразделениесе" конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Ә "Татнефть" җәмгыяте профкомы рәисе Андрей Зимин, Яңа ел шәһәрчегенең бизәлеше иң матур булганы өчен, "ТАНЕКО"ның генераль директоры Л.Алехинга Диплом тапшырды һәм коллективка мөрәҗәгать итеп, "Сезнең уңышларыгыз - дөнья күләмендә "Татнефть" компаниясе рейтингын күтәрә", дип әйтеп үтте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев