Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Эш беткәч күңел ачарга да була

Түбән Кама районында яңа ел чыршыларын ачу башланды. Халык клубларда җыелып бәйрәм итә. Быел зур эшләр башкарылган, авылларга су үткәрелгән, чүп өемнәре юкка чыгарылган, юлларны яктырту программасы кысаларында авылларда яктырту баганалары куелган. Авыл халкына чыршы эзләп ерак барасы түгел. Урман гүзәле мәдәният йорты янында ук үсеп утыра. Аны бизәүдә олысы...

Түбән Кама районында яңа ел чыршыларын ачу башланды. Халык клубларда җыелып бәйрәм итә. Быел зур эшләр башкарылган, авылларга су үткәрелгән, чүп өемнәре юкка чыгарылган, юлларны яктырту программасы кысаларында авылларда яктырту баганалары куелган.

Авыл халкына чыршы эзләп ерак барасы түгел. Урман гүзәле мәдәният йорты янында ук үсеп утыра. Аны бизәүдә олысы да кечесе дә катнаша. Күңел ачарга да бергәләп чыгу матур гадәткә кергән.

Клуб республика социаль программасы кысаларында әле быел гына төзелеп, кулланылышка тапшырыла. Бинада китапханә, музей бар. Концерт залы исә буш тормый. Күптән түгел биредә яңа ел кичәсе оештырылган.

2016 ел шатлыклы вакыйгаларга бай булды. Башкарган эшләрнең күбесе социаль программа кысаларында гамәлгә ашырылды.

Шәһәрдә юлларны ремонтлау ихтыяҗы булса да, районда аларның төзексезлеге хакында сүз күптәннән барды. Ниһаять, чират авылларга да җитте. Быел юллар Поповка, Балчыклы, Ширәмәт, Сухрау, Үчкә, Кызыл Чапчак авылларында да ремонтланды.

Авыл рухы булган чишмәләрне яңарту эше дәвам итә. Үзара салым һәм хәйриячеләр ярдәме белән Келәтле, Түбән Уратма, Смыловка, Кызыл Яр, Верхний Ключ торак пунктларындагы чишмәләр яны чистартылып, тәртипкә китерелде. Тирә-ягы исә бизәлеп, эскәмияләр куелды.

Планлаштырылган эшләр башкарылган. Димәк, ял итәргә дә була. Авыл халкы барлык мәшәкатьләрен, көнкреш эшләрен читкә куеп Яңа ел каршыларга әзерләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Эш беткәч күңел ачарга да була

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X