Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Электрон вариант уңайлы

Пенсия фонды хәбәр итә

295 мең татарстанлы хезмәт кенәгәсенең электрон вариантына өстенлек биргән.

Хезмәт кенәгәсе – кешенең хезмәт эшчәнлеген алып баруын һәм хезмәт стажын раслаучы төп документ. Аның кәгазь яки электрон вариантын сайлау хокукы һәркемнең үз иркендә.

 "Электрон хезмәт кенәгәсенең төп өстенлеге  – документтан дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге тудыру. Яңа эшкә урнашкан вакытта, электрон хезмәт кенәгәсеннән чыгарылма алып эш бирүчегә җибәрү дә җитә", – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан (www.pfr.gov.ru) яисә Дәүләт хезмәтләре порталыннан (www.gosuslugi.ru) алырга мөмкин.

Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар күрсәтелгән электрон белешмә pdf форматта формалаша һәм Пенсия фондының төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән раслана. Документны стационар компьютерда яки мобиль җайланмада сакларга, кирәк булганда бастырып алырга яисә электрон почта аша җибәрергә мөмкин.

Электрон хезмәт кенәгәсе турында тулырак мәгълүмат Пенсия фонды сайтының шул исемдәге бүлегендә урнаштырылган (www.pfr.gov.ru).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев