Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Ел укытучысы» конкурсы узды

Узган атнада 2нче гимназиядә «Ел укытучысы - 2016» шәһәр конкурсының финал өлеше үткәрелеп, җиңүчеләр билгеләнде. Бу конкурста 43 белем бирү учреждениесеннән 64 педагог катнашты. Алар дүрт ай дәвамында күп төрле сынаулар аша узды: дәрес бирделәр, мастер-класслар үткәрделәр, инша яздылар, педсоветта үз фикерләрен яклау осталыгын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, 33нче мәк-тәпнең рус теле...

Узган атнада 2нче гимназиядә «Ел укытучысы - 2016» шәһәр конкурсының финал өлеше үткәрелеп, җиңүчеләр билгеләнде.
Бу конкурста 43 белем бирү учреждениесеннән 64 педагог катнашты. Алар дүрт ай дәвамында күп төрле сынаулар аша узды: дәрес бирделәр, мастер-класслар үткәрделәр, инша яздылар, педсоветта үз фикерләрен яклау осталыгын күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә, 33нче мәк-тәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Макеева җиңүче дип табылды. Икенче һәм өченче урыннарда - 24нче лицей-интернаттан Алмаз Хәмидуллин һәм 6нчы мәктәптән Лилия Дорофеева (икесе дә - математиклар).
Быел бу конкурста, беренче мәртәбә, укытучылар гына түгел, завучлар да ярышты. Алар укытучыларның ачык дәресләрен һәм мастер-классларын анализладылар, ә жюри, үз чиратында, завучларны бәяләде. Алар арасында беренчелекне 15нче мәктәптән Ирина Плаксинага бирделәр, икенче һәм өченче урыннарда -
Елена Гиждеван (33нче мәктәп) һәм Әлфия Абакарова (27нче мәктәп).
Болардан тыш, укытучылар һәм завучлар арасында төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнде.
Беренче һәм икенче урыннарны алган педагоглар, шулай ук, «Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче ( анысы - 31нче мәктәпнәнең инглиз теле укытучысы Карина Суслова) «Ел укытучысы - 2016» конкурсының республика финалында Түбән Кама данын яклаячаклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев