Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ел буе көтеп алынган бәйрәмебез

7, 8, 9 июнь көннәрендә Түбән Кама районының күп кенә авылларында халкыбызның иң яраткан бәйрәме – Сабантуйлар башлана.

Кама Аланында Сабантуй 8 июньдә 14.00 сәгатьтә үзәк мәйданда оештырыла. Кама Аланы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, 13.00 сәгатьтә сәүдә рәтләре эшен башлар дип көтелә. Камааланлыларны һәм бәйрәм кунакларын көндезге сәгать 2 дә бәйрәм тантанасына көтәләр. Үзәк сәхнәдә «Сәйяр» ансамбле һәм Яр Чаллы артистлары, шулай ук Казаннан Рөстәм Асаев, Айгөл Рәхимова чыгыш ясаячак. 
Үзәк мәйданда исә милли көрәштә, уеннарда катнашырга була. 15.00 сәгатьтә аерым трассада мотокросс оештырыла. 
Балалар да читтә калмаячак: алар өчен аерым мәйданчык эшләячәк, конкурслар узачак. Теләгәннәр сәхнәдә сәләтләрен күрсәтә ала. Сабантуй ахырында милли көрәш батырын бүләкләү, иң яхшы сәүдә ноктасын ачыклау көтелә.  
Түбән Кама шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме 16 июньдә узачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев