Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Экологиягә йөз белән

Бу 2020 ел, районыбызда экологик проблемаларны да чишү елы булыр кебек.

Экология һәм урман хуҗалыгы министрлыклары коллегияләренең уртак утырышында Түбән Кама районы проблемалары күтәрелде.
Яз җитүгә, Кызыл Чишмә дамбасын төзекләндерү эшләре башланыр дип көтелә. Шулай ук, Прости авылы янындагы резин эшләнмәләр калдыклары полигонын рекультивацияләүнең, беренче этабы башланачак. Исегездә булса, полигонда янгын чыгып, җиргә күмелгән шиннар янды, янгын сүндерелгәннән соң да шактый гына пыскып ятып, Прости авылы халкын борчуга салды.
Шәһәребез – эре предприятиеләр үзәге. Сәнәгать үзәге шәһәр халкын эш белән тәэмин итеп, эшсезләр санын хәйран киметсә дә, сулар һавабызга агулы матдәләр чыгару очраклары да әледән-әле кабатланып тора. Атмосфераны пычрату очракларын вакытында ачыклау һәм проблемаларны хәл итү максатында заманча махсус үзәк булдырылачак. Яңа фәнни-техник программалар бу проблема өстендә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итәчәк.
Халык телендә «Пионерское» булып кереп калган Каракүлнең язмышы да яхшы якка үзгәрер кебек. Шәһәр җитәкчеләре күлне чистарту һәм экология торышын үзгәртер өчен, финанслар сораячакларын әйттеләр.
Әле болардан тыш, калабызда 2020 елда Россиякүләм экологик форум үткәрергә дә планлаштырыла.
Болар барысы да шәһәребезнең экологик статусын үстерү максатында башкарылачак эшләр.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X