Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Өе булса, туе булыр

«Түбән Кама Нефтехим» җәмгыяте хезмәткәрләре квартирлы булды. Табиев урамындагы 1нче йортка 117 гаилә күченде: шуларның 16сы торакны социаль ипотека, калганнары өстәмә программа буенча алды. Әлеге программа - ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды (төзүче), ТАИФ компанияләре төркеме акционерлары һәм «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе арасындагы килешү нәтиҗәсе. Ул 2015 елда старт...

«Түбән Кама Нефтехим» җәмгыяте хезмәткәрләре квартирлы булды. Табиев урамындагы 1нче йортка 117 гаилә күченде: шуларның 16сы торакны социаль ипотека, калганнары өстәмә программа буенча алды.
Әлеге программа - ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды (төзүче), ТАИФ компанияләре төркеме акционерлары һәм «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе арасындагы килешү нәтиҗәсе. Ул 2015 елда старт ала, анда хезмәткәрләргә квартир өчен беренчел түләү взносларына, ипотека кредиты процентларына, өстәмә түләүләргә һәм иминиятләштерүгә льготалар каралган.
«Түбән Кама Нефтехим» тагын бер кат социаль җаваплылыгын раслады», - диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин.
«Комбинатыбызның әлеге социаль юнәлеше алга таба да дәвам итәчәк, - дип ышандырды «Түбән Кама Нефтехим»ының генераль директоры Азат Бикмурзин. - Программа эшли башлаганнан бирле яңа микрорайоннарда 752 кеше тораклы булды. Бу программа социаль ипотекадан бер дә ким түгел».
21 яшьлек Галина һәм Руслан Мәүлетовларга да өч бүлмәле яңа квартирдан ачкыч тапшырылды. Алар нибары бер ай элек өйләнешкәннәр. Акчаның яртысын инде керткәннәр, алга таба ай саен 19 мең сум түләп барачаклар. «Хезмәт хакым әйбәт, тиздән хатыным да эшкә чыга», - дип шатлана Руслан. Ул аппаратчы булып эшли. Галина исә өч бала турында хыяллануын әйтте.
Шул ук көнне Студентлар урамындагы 30нчы йортка да 114 гаилә яңа квартирга күченде. Ел башыннан Түбән Камада барлыгы 9 күпквартирлы йорт сафка бастырылган. Тагын 130 мең квадрат
метр торак тапшыру планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X