Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Дәвалау өчен акча җыйганда...

Ике яшьлек Ранель Аракулов дүртенче каттан егылып төшкән. Хәзерге вакытта ул реанимациядә, авыр хәлдә.

Сабыйның җитди авыруы бар – аңа уретерогидронефроз диагнозы куелган. Әнисе белән Казанга дәваланырга барырга ярдәм итүләрен сорап, НТР телерадиокомпаниясе шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать итте. Бераздан әнисенең хәмер белән мавыгуы турында имеш-мимешләр таралды. Тик малайга Казанга барырга насыйп булмаган, күрәсең. Ул москит сеткалы тәрәзәдән егылып төшкән. «Ашыгыч ярдәм»не бәхетсезлек очрагы шаһитлары чакырткан. 
Ике яшьлек бала тәрәзә төбенә ничек менгән? Күршеләре әйтүенчә, бу кичне ана кеше исерек булган. Ранель хәзерге вакытта комада, хәле бик авыр. Аның баш сөяге сынган, баш мие җәрәхәтләнгән. Түбән Кама табиблары аның гомерен саклап калу өчен бар көчләрен куя. Шушы көннәрдә аны Казаннан килгән нейрохирург караган. Тикшерү бара.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев