Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

"Дуслык күпере"

Шәһәребездәге 64нче "Сөембикә" балалар бакчасында кызыклы, файдалы чаралар еш үткәрелеп тора. Билгеле, моңа балаларның да, тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең дә зур хезмәте керә. Тик төрле бәйрәмнәр үткән саен балаларның шат йөзләрен күрү - һәр тәрбияче, һәр ата-ана өчен иң зур сөенечтер. Соңгы елларда милләтара гаугалар еш чыгып тора, кемдер үзен өстенрәк саный,...

Шәһәребездәге 64нче "Сөембикә" балалар бакчасында кызыклы, файдалы чаралар еш үткәрелеп тора. Билгеле, моңа балаларның да, тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең дә зур хезмәте керә. Тик төрле бәйрәмнәр үткән саен балаларның шат йөзләрен күрү - һәр тәрбияче, һәр ата-ана өчен иң зур сөенечтер.

Соңгы елларда милләтара гаугалар еш чыгып тора, кемдер үзен өстенрәк саный, кайсыныңдыр баш буласы килә. Хәзер дуслык, милләтләр бердәмлеге турында онытып баралар дип әйтимме соң? Татулык, бер-береңә ярдәмчеллек хисләрен, игелеклелек орлыкларын сабый чактан ук салырга кирәк дип уйлыйм мин. Болай уйлаучылар, миңа теләктәшлек белдерүчеләр тагын бар икән әле.

"Сөембикә" балалар бакчасы тәрбиячеләре Нурзия Тәхәүтдинова һәм Сания Минабетдинова үз группаларында йөрүчее сабыйлар белән "Дуслык күпере" дигән бәйрәм әзерләгәннәр. Ә музыка җитәкчесе Алсу Әсхәдуллина аларга музыкаль бизәлеш белән зур ярдәм күрсәткән. Әзерлек вакытында группадагы балалар белән республикабызда яшәүче халыкларның, аларның гореф-гадәтләрен, милли киемнәре турында җентекләп өйрәнгәннәре күренеп тора. Кичәдә төрле милләт киемнәре кигән балалар шул халыкларның биюләрен күрсәттеләр, хәтта милли ризыкларын да алып килгән иделәр. Балалар бакчасына гына йөрсәләр дә, ике командага бүленеп, бик матур уен күрсәтте сабыйлар. Сания апалары биргән сорауларга бик тиз җавап таптылар, республикабызда яшәгән төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләрен искә төшерделәр. Матур-матур костюмнар киеп зал түрендә басып торучы балаларга сокланып карап, "чыннан да, балалар тормыш чәчәкләре бит" дип уйлап куйдым.

Бу сабыйлар үсеп, зур кеше булгач та дуслык, татулык кадерен белерләр, үзара гауга чыгармаслар, дип өметләнәм.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев