Туган як

Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында булган

Түбән Камада «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин җитәкчелегендәге комиссия булган.

Мәктәп директоры Артур Галиәхмәтов бина буенча экскурсия үткәргән.

Кабинетлар тулысынча җиһазландырылган. Мәктәпнең актлар залы шәһәрнең Халык иҗаты йортының төп концерт мәйданчыгы белән охшаш булган. Коридорлар киң, ашханәдә берюлы 200 дән артык кеше сыя. 

«Адымнар» да 1200 укучы укый ала. Әмма беренче елны нибары 700 кеше – 1-7 сыйныфлар гына кабул ителәчәк.

Полилингваль белем бирү комплексы директоры Артур Галиәхмәтов сөйләвенчә, мәктәп укытучылар белән тулыланды диярлек, составы шактый көчле. Алар барысы да – беренче һәм югары квалификация категориясенә ия булган тәҗрибәле укытучылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: