Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Чит илдән бер дә ким түгел

Бакый Урманче урамын төзекләндерә башлаганнан бирле ул күзгә күренеп үзгәрә, матурая. Н. Лемаев тукталышы янында япь-яшь егетләр брусчатка урнаштыра.

Кояш кыздырганда да, яңгыр яуганда да тырышып эшли алар. Шаяртып кына: «Бер елга гына булса да чыдармы?» – дип үтәм. «Сезнең гомергә җитәр, апа», – дип җавап бирәләр. 
Элек биредә ватылган асфальт буенча йөрү авыр иде, ә хәзер шома юлдан атлау үзе рәхәт. Бөтен җирдә дә шулай матур һәм уңайлы булсын иде. Әмма анысы да үзебездән тора. Яшәгән урыныбызны тәртиптә тотыйк, пычратмыйк. Бу эшчеләргә дә, шәһәребезне кайгыртучы җитәкчеләргә дә рәхмәтемне җиткереп, ныклы сәламәтлек телисем килә.
Галина САМОЙЛОВА. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев