Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Чисталык»та катнашыгыз!

НТР телерадиокомпаниясе игълан иткән «Чисталык» акциясе шәһәрдәшләрне активлаштырды. Кешеләр редакциягә шалтыратып, Түбән Камадагы чүп күп булган урыннар турында хәбәр итәләр.

Шундый урыннарның берсе понтон күпере янында. Кышын биредә еш кына пикник оештырганнар булса кирәк, ярда ризыктан бушаган савытлар ята. «Чисталык» активистлары түбәнкамалыларны берләшеп эшкә чыгарга чакыра. Табигатьне тәртипкә китерергә теләүчеләр НТР-24.ру сайтына кереп «ЧистоТут» бүлегендә махсус форма тутыра ала. Катнашучыларны журналистлар килеп төшерәчәк. Ә эш сыйфатын чисталык комиссары Кристина Матвеева тикшерәчәк. Акциядә һәркем катнаша ала. «Шимбә»ләргә  8-917-937-30-77,  40-07-70 номерлары буенча язылып була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев