Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Чирек гасырда – зур уңышлар

Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия 25 еллыгын билгеләп үтте. Кайчандыр бу уку йортын тәмамлаган, ә бүген җаваплы җитәкче булып эшләүчеләр мәртәбәле кунаклар рәтендә бик дулкынланып бәйрәм концертын карадылар. Артистлар - үзләренеке, чөнки белем югарылыгы буенча гына түгел, ә сәнгать мәктәбе белән дә данлыклы бу гимназия. Түбән Кама хакимиятенең төзелеш һәм...

Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия 25 еллыгын билгеләп үтте.
Кайчандыр бу уку йортын тәмамлаган, ә бүген җаваплы җитәкче булып эшләүчеләр мәртәбәле кунаклар рәтендә бик дулкынланып бәйрәм концертын карадылар. Артистлар - үзләренеке, чөнки белем югарылыгы буенча гына түгел, ә сәнгать мәктәбе белән дә данлыклы бу гимназия.
Түбән Кама хакимиятенең төзелеш һәм архитектура идарәсе башлыгы Фирдәвис Ханов бина төзегәндә көн дә штаб җыелуын искә төшерде. Гимназия 1992 елга әзер була һәм 755 укучы кабул итә.
Укытучылар ел да югары күрсәткечләргә ирешәләр, республикакүләм һәм халыкара бәйгеләрдә күпсанлы җиңүләр - зур нәтиҗәлелек билгесе. Гимназиядә шәһәрнең төрле почмакларыннан килеп укыйлар. Дәрәҗәсенә тагын бер дәлил: быелгы уку елында беренче сыйныфта укучылар саны 6 параллельгә җиткән.
Әлфия ХАФИЗОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев