Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Чибәркәй» конкурсы бара

Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында шәһәр күләмендәге «Чибәркәй» конкурсының сайлап алу туры узды. Анда барлыгы 25 кыз - мәктәпләрнең унынчы-унберенче классларында, махсус урта һәм югары уку йортларында укучы, шулай ук 33 яшкә кадәрге эшләүче яшьләр катнашты. Алар сәхнәдә берничә сынау аша узды: үзең белән таныштыру, татар халкының...

Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында шәһәр күләмендәге «Чибәркәй» конкурсының сайлап алу туры узды. Анда барлыгы 25 кыз - мәктәпләрнең унынчы-унберенче классларында, махсус урта һәм югары уку йортларында укучы, шулай ук 33 яшкә кадәрге эшләүче яшьләр катнашты.
Алар сәхнәдә берничә сынау аша узды: үзең белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен белүне күрсәтү һәм иҗади конкурс (җыр, бию яки нәфис сүз). Нәтиҗәдә, араларыннан финалда катнашу өчен лаеклы дип табылган 14 кыз сайлап алынды. Менә алар: Регина Галиева (нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы), Айзилә Ярмөхәммәтова (технология колледжы), Айгөл Миңнебаева (медицина колледжы), Айгөл Вагыйзова (химия-технология институты), Таңсылу Сабитова (13нче лицей), Эллина Хатыйпова (Красный Ключ мәктәбе), Алсу Хәмзина (23нче балалар бакчасы), Әлфия Нуруллина (47нче балалар бакчасы), Гөлназ Галимханова (67нче балалар бакчасы), Эльвира Кәримова (60нчы балалар бакчасы), Айгөл Галиева (42нче балалар бакчасы), Алсу Камалова (6нчы мәктәп), Айгөл Лотфуллина һәм Рузилә Абдушова (икесе дә 14нче лицейдан).
«Чибәркәй» конкурсының финалы 7 апрельдә Илдус Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты үзәгендә була. Анда кунак булып Казаннан җырчы Мөнир Рахмаев та киләчәк.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X