Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Чәчү техникасы – әзерлек сызыгында

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, инвесторлар һәм муниципаль район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашындагы комиссия район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшереп, бәя бирде. Аларны, нигездә, чәчү техникасының торышы, тракторларда эшләячәк механизаторлар саны, чәчү өчен орлыклар, ашламалар, ягулык белән тәэмин ителеш мәсьәләләре кызыксындырды. Быел барлык чәчүлек җирләренең 27...

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, инвесторлар һәм муниципаль район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашындагы комиссия район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшереп, бәя бирде.
 
Аларны, нигездә, чәчү техникасының торышы, тракторларда эшләячәк механизаторлар саны, чәчү өчен орлыклар, ашламалар, ягулык белән тәэмин ителеш мәсьәләләре кызыксындырды.
Быел барлык чәчүлек җирләренең 27 мең гектарында бөртекле культуралар, ә 20 мең гектарында азык культуралары игеләчәк. Алдан исәпләүләр буенча авыл хезмәтчәннәре чәчүгә 20 апрельдән соң чыгарга җыеналар. Моның өчен барлык хуҗалыклар әзерлек эшләрен җиренә җиткереп башкарган.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин әйтүенчә, районда бөтен хуҗалыклар да техника, механизатор кадрлар һәм орлыклык материал белән тулысынча тәэмин ителгән. Быел Түбән Кама районында язгы кыр эшләренә барлыгы 240 трактор һәм 20 чәчү комплексы җәлеп ителәчәк икән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев