Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бюжеттагыларга — ипотека буенча квартир

Түбән Кама шәһәре башкарма комитетының торак мәсьәләләре бүлеге начальнигы Сергей Хрущев бюджет тармагында эшләүчеләр өчен ипотека буенча квартирлар рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында сөйләде. Шәһәребездә хәзерге вакытта бюджет сферасында эшләүче 700ләп кеше ипотека буенча квартир алу өчен чиратта тора икән. Андыйларга 35нче микрорайонда яңа төзелеп килүче ике йорттан бер, ике, өч бүлмәле...

Түбән Кама шәһәре башкарма комитетының торак мәсьәләләре бүлеге начальнигы Сергей Хрущев бюджет тармагында эшләүчеләр өчен ипотека буенча квартирлар рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында сөйләде.
Шәһәребездә хәзерге вакытта бюджет сферасында эшләүче 700ләп кеше ипотека буенча квартир алу өчен чиратта тора икән. Андыйларга 35нче микрорайонда яңа төзелеп килүче ике йорттан бер, ике, өч бүлмәле квартирлар алу мөмкинлеге бар. Ул йортларны киләсе ел башларына төзеп бетереп, яз айларына кешеләргә тапшыру күздә тотыла.
Ә хәзергә ипотекада катнашучылар квартир сайлау конкурсында катнаша алалар. Моның өчен интернетта WWW.gilfondrt.ru сайтына кереп, социаль ипотекада катнашучы буларак, "шәхси бит"егездә ("личная страница") ипотека килешүендә күрсәтелгән "уникаль" номерыгызны һәм парольне күрсәтү зарур.
Гаиләләргә торак бирү нормативлары түбәндәгечә: 1 кешегә - 33 кв.м., 2 кешегә - 42 кв.м., 3 кешегә - 54 кв.м., ә аннан арткан һәр кешегә 18әр кв.м. мәйдан өстәлә. Квартир сайлау конкурсында катнашу өчен гаиләнең социаль ипотека счетында квартир бәясенең 10 проценты күләмендә акчасы булырга тиеш (бу - башлангыч взнос).
Торак мәйданның 1 кв. метры 27 мең сум тора. Әйтик, ике кешелек гаиләгә квартир бәясе күпме икәнен исәпләргә кирәк булса, андыйларга норматив 42 кв. метр булганлыктан, 42 х 27000 = 1134000, ягъни, 1 миллион 134 мең сум. Бу бәя акчаны тулысы белән керткән очракта шулай (квартирны ипотека буенча рәсмиләштергәндә аның бәясе артыграк). 1134000 сумның 10 проценты - 113400 сум (башлангыч взнос).
Бюджетта эшләүче гаиләләргә ташламалы бәя белән нормативтан зуррак мәйдандагы квартир сайлау мөмкинлеге дә бар. Тик ул артык мәйдан нормативның 20 процентыннан артык булырга тиеш түгел.
Әйтик, шул ук ике кешелек гаилә норматив буенча тиеш булган 42 кв. метрга өстәп, шуның тагын 20 проценты кадәр мәйдан алырга мөмкин. Бу - 50,4 кв. метр була. 50,4 кв.м торакның бәясен белү өчен, шулай ук, 27000гә тапкырлыйбыз. Димәк, барлык акчаны берьюлы түләгәндә, квартирның бәясе 1360800 сум, дигән сүз. 10 проценты - 136080 сум (башлангыч взнос).
Әлеге исәпләүләр гаилә әгъзаларының санына карап билгеләнгән башка нормативлар буенча да нәкъ шушы тәртиптә башкарыла.
Әлбәттә, ипотека буенча торак алу чиратына басу өчен бюджетта эшләүче кеше иң беренче үзләренең профсоюз оешмасы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Чиратка басарга теләүчеләр өчен өч төрле таләп үтәлергә тиеш. Беренчедән, аның бюджет оешмасында эшләве шарт, икенчедән, гаилә чыннан да торакка мохтаҗ булырга тиеш, өченчедән, гаиләнең кереме гаилә әгъзаларының һәрберсенә 6000 мең сумнан да ким булмаска тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев