Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәйрәм көннәрдә хастаханәләренең эш вакыты

1 нче һәм 2 нче поликлиникада 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 8.00-16.00 сәгатьтә дежур терапевтлар кабул итә.

Кабул итү бүлмәсе, травмпункт һәм стационар тәүлек әйләнәсе эшли. Үлем турында белешмә 8.00-15.00 сәгатьтә бирелә. Табибны өйгә 3 һәм 6 гыйнварда чакыртып була. Моның өчен 1 нче поликлиникага – 24-35-50, 24-35-55 һәм 2 нче поликлиникага 24-34-02 номеры белән телефоннан шалтыратырга кирәк. 
1 нче һәм 2 нче балалар поликлиникасының кабул итү бүлмәсе һәм стационар тәүлек әйләнәсе эшли. Табиб 31 декабрьдә – 8.00-14.00 сәгатьтә, 3 һәм 6 гыйнварда 8.00-18.00 сәгатьтә кабул итә. Өйгә табибны 3 һәм 6 гыйнварда телефоннан 44-77-72, 44-77-74, 44-77-75, 44-77-76, 44-77-77 номерлары буенча шалтыратып чакыртып була. 
Стоматология поликлиникасында (Актүбә ур., 7) һәр көнне 10.00-19.00 сәгатьтә – хирург, 8.00-14.00 сәгатьтә – терапевт, 8.00-14.00 сәгатьтә – балалар стоматологы, 20.00-9.00 сәгатьтә кичектергесез ярдәм эшләячәк. 
Хатын-кызлар консультациясендә 31 декабрьдә 8.00-14.00 кичектергесез ярдәм күрсәтү бүлмәсе эшләячәк, 3 һәм 6 гыйнварда кичектергесез ярдәм күрсәтүче, УЗИ үткәрүче табиблар кабул итә. 
Кама Аланы хастаханәсендә 30 декабрьдә, 3, 4, 5, 8 гыйнварда 8.00-13.00 сәгатьтә дежур терапевтлар, төрле белгечләр һәм педиатр кабул итә. Стационар тәүлек әйләнәсе эшли.
Түбән Кама тире-йогышлы авырулары диспансеры 31 декабрьдә 8.00-12.00 сәгатьтә, 3 һәм 6 гыйнварда 8.00-13.00 сәгатьтә кабул итә.
Түбән Кама психоневрология диспансерында дежур психиатр 3 һәм 6 гыйнварда 8.00-14.00 сәгатьтә кабул итә. Стационар тәүлек әйләнәсе эшли.
Наркология диспансеры 2 һәм 5 гыйнварда 8.00-14.00 сәгатьтә эшли. Стационар тәүлек әйләнәсе кабул итә.
«СПАСЕНИЕ» медицина компаниясенең 1 нче поликлиника  табиблары 2 һәм 6 гыйнварда 7.00-17.00 сәгатьтә кабул итә. «Спасение-3» поликлиникасына (Мәктәп бульвары, 3) 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 8.00-19.00 сәгатьтә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ике учреждениедә дә кичектергесез ярдәм, «больничный» бирү бүлмәләре эшли, ташламалы даруга рецептлар алып була. «Спасение-3»тә вафат булу турында белешмәләр бирелә.
Красный Ключ гаилә медицинасы үзәгендә 3 һәм 4 гыйнварда 8.00-12.00 сәгатьтә табиблар кабул итә, ташламалы даруларга рецептлар, үлем турында белешмәләр бирелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев