Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәйрәм бүләк иттек

«Берегиня» пенсионерлар клубы активистлары Түбән Каманың «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә уздырды. Алар ял итүчеләргә әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк иттеләр. Пенсионерлар белән бергә, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Олег Корнилов, китапханәнең 23нче филиалы мөдире Илсөяр Җаббарова, «Шанс» иҗади берләшмәсе солисты Рамил Гаффаров, «Кама таңнары» әдәби...

«Берегиня» пенсионерлар клубы активистлары Түбән Каманың «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә уздырды. Алар ял итүчеләргә әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк иттеләр.
Пенсионерлар белән бергә, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Олег Корнилов, китапханәнең 23нче филиалы мөдире Илсөяр Җаббарова, «Шанс» иҗади берләшмәсе солисты Рамил Гаффаров, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашты.
Түбән Каманың «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр төрле процедуралар уза. Аларның һәрберсенә аерым курс билгеләнә. Бу комплекска медицина, педагогика, хезмәт, хокук, психологик ярдәм керә. Ә буш вакытта төрле мәдәни чаралар уздырыла. Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар аларда катнашып аралашалар.
«Милосердие» үзәгенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Галина Сабирова көн саен ял итүчеләр өчен күңел ачу чараларын оештырып кына тора, үзе җырчы да. Ул бирегә җитәкче булып килгәч, үзәк җанланып китте. Элек, 2014 елның август аенда без ирем белән анда 18 көн тернәкләндерү курсын уздык, әмма бер генә чара да оештырылмаган иде.
Галина Сабирова бирегә төрле коллективларны чакыра. Шулар арасында «Берегиня» клубы да һәр «заезд» саен әдәби-музыкаль кичә бүләк итә. Безне ял итүчеләр дә, үзәк хезмәткәрләре дә җылы каршы алалар. Бу мөнәсәбәт бина ишеген ачып кергәндә вахтерның елмаеп каршылавыннан ук күренә. Чыгышларыбызны яратып кабул иткәч, чакырган саен бик теләп киләбез.
Зал ял итүчеләр белән һәрвакыт тулы була. Концертны карау белән беррәттән, биредәгеләр үзләре дә чарада бик теләп катнашалар. Бу көнне дә алгы рәттә утыручы Афанастан килгән татар әбиләре биюгә чыктылар.
Башкаларга бәйрәм бүләк иткән, бер сәгать ярымга сузылган кичәдән үзебез дә эчке рухлану, канәгатьлек, уңай кичерешләр белән кайтып киттек.
Земфира РӘХИМОВА,
«Берегиня» клубы җитәкчесе.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев