Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Борчыган мәсьәләләр турында

Шушы көннәрдә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин шәһәр халкы белән очрашты. Кешеләрне юлларның торышы, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар, «Альфа» мәдәният йортын ремонтлау һ.б. сораулар борчый. Төзүчеләр урамындагы 11нче йортта яшәүчеләр ишегалды юлларының начар булуы, балалар мәйданчыгы юклыгы һәм сугышчы-интернационалистлар һәйкәле тирәсенең төзекләндерелмәве турында белдерделәр. Йорт өчен җаваплы Надежда...

Шушы көннәрдә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин шәһәр халкы белән очрашты. Кешеләрне юлларның торышы, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар, «Альфа» мәдәният йортын ремонтлау һ.б. сораулар борчый.
Төзүчеләр урамындагы 11нче йортта яшәүчеләр ишегалды юлларының начар булуы, балалар мәйданчыгы юклыгы һәм сугышчы-интернационалистлар һәйкәле тирәсенең төзекләндерелмәве турында белдерделәр.
Йорт өчен җаваплы Надежда Кириллова әйтүенчә, торак 1963 елда төзелгән. Янәшәдәге йортның ян-ягындагы кибет тирәсеннән йөк машиналары туктаусыз йөри. Балалар мәйданчыгы дигәне тимер торбалардан ясалган турник һәм тимер бордюрлы комлыктан гыйбарәт. Моннан кала, ишегалдында корыган агачлар да күп. Башлык әйтүенчә, бу йортның ишегалды быел капиталь ремонт программасына кертелгән. Язын, урынга чыгып, ишегалды һәм юллар торышы тикшереләчәк. Гомумән, төзекләндерү эшләре «Кама» кибетеннән «Әкият» кафесына кадәр башкарылыр дип көтелә.
Шул ук йортта яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары да бар. Мәсәлән, бер квартирда яшәүчеләрнең 500 мең сум бурычы җыелган. Биредә ике балалы гаилә яши. Хуҗалары ишекне ачмаганга, приставлар суд карарын берничек тә үти алмый. Балалары балигъ булмаганлыктан, куып чыгарып та булмый. Айдар Метшин әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтәчәген белдерде. Әмма торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар була торып, идарәче компанияләрнең агымдагы ремонт ясарга, ишегалларын яңартырга һәм балалар мәйданчыкларын төзергә мөмкинлекләре юк.
Менделеев урамындагы 1нче йортта яшәүчеләр ишегалды юлларына ремонт ясау һәм ишегалдын төзекләндерү буенча сораулар белән мөрәҗәгать итте. Алар әйтүенчә, йортта 31 подъезд, тик балалар мәйданчыгы юк, юллар ватык, почмактагы подъездларның козырегы юк. Моннан кала, микрорайонда карт тупыл агачлары күп, җәен аның мамыгы җәфалый. 16 мәктәпне ремонтлаганнар, ә менә ишегалды төзекләндерелмәгән. Коймасы гына да юк. Бу ишегалды да планга кертелгән. Ә менә мәктәп янын мэр үзе карарга, аннары нәтиҗә ясарга вәгъдә бирде.
«Вдохновение» һәм «Әйдәгез, таныш булыйк» клублары җитәкчеләре Анна Лазарева һәм Галия Лотфуллина башлыктан «Альфа» мәдәният йортын ремонтлау мәсьәләсен хәл итүне сорыйлар. Клублар актив эшли, бәйрәмнәрдә 100ләп ке-ше җыела. Быел учреждение 25 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк, ә бина эчендә зал гына өлешчә төзекләндерелгән. Биредә бер мәртәбә дә капиталь ремонт ясалмаган. Түбә тишек. Айдар Метшин «Альфа»ны эш графигына кертте һәм бирегә якын арада килергә вәгъдә бирде.
Кечкенә балалары булган яки инвалидлар яшәгән подъездларда пандус булмавы турында ишетергә туры килә. Ә бер йортта, киресенчә, ир хатынына бала белән чыгарга уңайлы булсын өчен үз акчасына пандус урнаштырган. Мактыйсы урында, күршеләре пандусны сүтүен телиләр икән.
«ТРның күпбалалы гаиләләре» төбәкара җәмәгать оешмасы җитәкчесенең һәм вәкилләренең дә үтенечләре бар иде: Борок һәм «Чайка» мәйданын төзекләндерүне, кишәрлекләрне саклауны, юллар салуны сорадылар. Башлык әйтүенчә, боларның барысына да бер миллиард сумга якын акча кирәк булачак. Муниципаль бюджетта мондый акча, әлбәттә, юк, шуңа күрә федераль программалар ярдәменә өметләнәсе кала.
Исегезгә төшерәбез: шәһәр һәм район башлыгы белән очрашасыгыз килсә, һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбедә 39-17-17 номеры белән телефон аша язылырга яки Студентлар урамындагы 9нчы йортка килеп, Илгизә Солтановага мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук хатларыгызны Түбән Кама муниципаль районының «Интернет-приемная» бүлегенә юллый аласыз. Сорауларыгызны 47-34-73 номерына шалтыратып, әйтеп калдыра аласыз.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X