Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бүләксез калмагыз

Түбән Кама шәһәре һәм районының барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзендә «Туган як» газетасына язылу бара. Киләсе атнада, ягъни 22 майдан 26сына кадәр редакциягә - Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасына («Шәһәр паркы» тукталышы янындагы Химиклар урамы 64нче йорт аркасыннан кергәч, каршыдагы балалар бакчасы бинасы) килеп, 2017 елның...

Түбән Кама шәһәре һәм районының барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзендә «Туган як» газетасына язылу бара.
Киләсе атнада, ягъни 22 майдан 26сына кадәр редакциягә - Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасына («Шәһәр паркы» тукталышы янындагы Химиклар урамы 64нче йорт аркасыннан кергәч, каршыдагы балалар бакчасы бинасы) килеп, 2017 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылучылар өчен бүләккә дүрт приз: караоке өчен микрофон, ванна әйберләре өчен аскуйма, шикәр савыты, кәрәзле телефон өчен аскуйма әзерләгән идек. Язылучыларга призлар конкурс тәртибендә биреләчәк, ягъни һәр өч бүләккә берәр кеше генә ия булачак. Бәйгедә бары тик киләсе атнада язылучылар гына катнаша ала. Бүләккә ия булучыларның исемнәрен газетаның 30 май санында язып чыгарбыз.
Редакциягә килеп язылучыларның татарча әдәби китаплар, «Мәйдан» һәм «Казан утлары» журналлары сайлап алу мөмкинлеге дә бар.
Язылу бәяләре 2017 елның икенче алты аена «Туган як»-ка язылу бәяләре түбәндәгечә:
Почтада язылу: тулы комплектка (сишәмбе һәм җомга саннарына) - 648 сум; җомга саннарына гына - 546 сум; Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, I һәм II группа инвалидларга (тиешле таныклыкларын күрсәтеп) - тулы комплект
(сишәмбе һәм җомга саннарына) 570 сум 90 тиен, җомга саннарына 496 сум 50 тиен.
Ә «Туган як» редакциясенең үзенә килеп язылганда, барлык кешеләр өчен дә бәяләр: тулы комплектка - 648 сум, җомга саннарына - 546 сум.
Альтернатив язылу бәясе: 350 сум. Бу очракта сез «Туган як» газетасын ярты ел дәвамында һәр атнаны түбәндәге урыннардан барып алырга тиеш буласыз: шәһәр үзәк мәчетеннән, Гагарин урамындагы «Нур» мәчетеннән, Түбән Кама татар дәүләт драма театры бинасыннан, (Кайманов урамы, 9нчы йорт), «Шинник» спорт комплексыннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдән.
Редакциянең үзеннән (Химиклар урамы, 64а)
килеп алучыларга редакциягә килеп язылу бәясе - 300 сум.
Фотода: Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры артисты Альберт Ибраһимов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X