Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бүләкләргә ия булучылар

29 майдан 2 июньгә кадәр редакциянең үзенә килеп (Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасы), 2017 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылучыларга бүләккә, конкурс тәртибендә бирү өчен, дүрт приз: сөлге, кайнар савытлар өчен аскуйма, шикәр савыты, сувенир уенчык әзерләгән идек. Вәгъдә ителгәнчә, бу санда ул бүләкләргә кемнәр ия булуын...

29 майдан 2 июньгә кадәр редакциянең үзенә килеп (Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасы), 2017 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылучыларга бүләккә, конкурс тәртибендә бирү өчен, дүрт приз: сөлге, кайнар савытлар өчен аскуйма, шикәр савыты, сувенир уенчык әзерләгән идек. Вәгъдә ителгәнчә, бу санда ул бүләкләргә кемнәр ия булуын язабыз. Шулай итеп, Венера Мөхәммәтҗанова - сөлгегә, Вазыйх Бакиров - кайнар савытлар өчен аскуймага, Семен Трофимов -
шикәр савытына, Рузалия Галиуллина - сувенир уенчыкка ия булдылар. Бу кешеләр бүләкләрне эш көннәрендә редакциягә килеп ала алалар.
Исегезгә төшерәбез
2017 елның икенче яртысына «Туган як» газетасына язылырга бер айдан азрак вакыт калды. Әлегә язылмаган булсагыз, исегезгә төшерәбез: «Туган як» газетасына Түбән Кама шәһәре һәм районының барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзендә язылырга мөмкин.
Редакциягә килеп язылучыларның татарча әдәби китаплар, «Мәйдан» һәм «Казан утлары» журналлары сайлап алу мөмкинлеге дә бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев