Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бүләкләр тапшырылды

Республика һәм Шәһәр көнендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Бөек Ватан сугышы ветераннарына «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре тапшырды.

Бүләкләргә өч кеше лаек булды. Михаил Харламович Леонтьевка (фотода) – 92 яшь. 1943 елда сугышка киткән. Фронттагы вакыйгаларны ул әле дә ачык хәтерли, аларны оныкчыгы Диниосланга да сөйли. Ул өенә бары 7 елдан соң гына кайткан. Сугыштагы батырлыклары өчен ветеран II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Жуков» медале белән бүләкләнгән. Ул юллар төзелешендә, урман кисүдә эшләгән. 1959 елда исә булачак Түбән Кама төзелешенә килгән. Аның ике баласы, сигез оныгы, 12 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта ул оныгы Люция гаиләсендә яши.
Айдар Метшин бүләкне шулай ук тумышы белән Каенлы авылыннан булган Һадиулла Фәйзуллинга да тапшырган. Сугыш вакытында Һадиулла абый пехота отделениесе командиры булып хезмәт иткән. «Фидакарь хезмәт өчен» медале Прости авылында туып үскән Татьяна Шарковага да тапшырылган. Ул 19 яшендә НКВД гаскәрләренә чакырылып, өенә 1945 елның ноябрендә кайткан.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Руслан Исламов фотосы. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев