Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бүләкләр, китаплар, журналлар...

Әгәр тормыш мәшәкатьләре белән онытылып, әлегә газетага язылмаган булсагыз, исегезгә төшерәбез: Түбән Кама шәһәре һәм районының барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзендә «Туган як» газетасына язылу бара. Киләсе атнада ягъни 29 майдан 2 июньгә кадәр редакциянең үзенә килеп (Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасы. «Шәһәр паркы» тукталышы янындагы,...

Әгәр тормыш мәшәкатьләре белән онытылып, әлегә газетага язылмаган булсагыз, исегезгә төшерәбез: Түбән Кама шәһәре һәм районының барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзендә «Туган як» газетасына язылу бара.
Киләсе атнада ягъни 29 майдан 2 июньгә кадәр редакциянең үзенә килеп (Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасы. «Шәһәр паркы» тукталышы янындагы, Химиклар урамы 64нче йорт аркасыннан кергәч, каршыдагы балалар бакчасы бинасы), 2017 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылучылар өчен бүләккә бусында сөлге, кайнар савытлар өчен аскуйма, шикәр савыты, сувенир уенчык әзерләдек. Язылучыларга әлеге призлар конкурс тәртибендә биреләчәк, ягъни һәр бүләккә берәр кеше генә ия булачак. Бәйгедә бары тик киләсе атнада (29 май2 июнь) язылучылар гына катнаша ала. Бүләккә ия булучыларның исемнәрен газетаның 6 июнь санында язып чыгачакбыз.
Редакциягә килеп язылучыларга татарча әдәби китаплар, «Мәйдан» һәм «Казан утлары» журналлары сайлап алу мөмкин.
Фотода: Т.Миңнуллин ис. Түбән Кама татар драма театры артисты Дилә Карпова «Туган як»ның даими укучысы. Репетицияләр арасында яраткан газета белән икәүдән-икәү калу - җанга рәхәт бит ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X